Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баллы аштан агуланганнар


Караидел районының Кирзә авылында мәктәп төзелешендә эшләүче 8 эшче агуланган.

Алар агуланып хастаханәгә салынган. Агуланучылар үзләренең гадәти булмаган баллы аш ашауларын белдергәннәр. Бу баллы аш дигәнең натрий нитраты булып чыккан. Ашка суны натрий нитратлы чиләк белән китергән булганнар. (Әлеге матдә төзелештә файдаланыла).

Гаеплеләрнең берсенә 5000 сум, икенчесенә 3000 сум штраф чәпәлгән. Ягъни, агуланган 8 кешенең һәрберсе берәр мең исәбеннән.
XS
SM
MD
LG