Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкуар баш прокуратурага мөрәҗәгать итте


Ул “Башкорттөзелешмонтаж” ширкәте башлыгы Александр Мальцев. Александр Мальцев дәүләт думасы депутаты Андрей Назаров басымына дучар булуын белдергән.

Аның сүзләренчә, Сибай прокурорын үтереп төрмәдә ятучы Сибай юл хәвефсезлеге хезмәтенең элекке башлыгы Нуриәхмәт Шаһиев тарафыннан, үтертүдә төп заказчы дип, хөкүмәт башлыгы Раил Сарбаевны гаепләүне оештыралар, ди.

Эшкуар депутат чакыруы буенча Мәскәүдә булуы, аннан 100 000 сум акча алуын белдерә. Ул бу акчага Шаһиев яткан төрмәгә барып, аннан Сарбаевны гаепләү документларын алырга тиеш булган.

Каршы очракта, Андрей Назаровның Мәскәүдә укыган ике баласының укуларыннан очачагы һәм үзенең бизнесын бетерәчәге белән янавын әйтә. Эшкуар баш прокуратура җитәкчесе Юрий Чайкадан әлеге каршылыклардан чыгарга ярдәм сорый.
XS
SM
MD
LG