Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент улы кәнәфисез калды


Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов урыныннан китте. Ул моңа кадәр “Башнефть” компаниясен җитәкләде.

Башкортстанның ягулык-энергетика тармагын сатып алган “Система” корпорациясе директоры Олег Николаев сүзләренчә, Урал Рәхимов үз теләге белән киткән. Олег Николаев башка кадрлар күчеше планлаштырылмавын да белдерде. “Башка” һәм “планлаштырылмый” дию, монысы планлаштырылган микәнни дигән сорауга урын калдыра. Олег Николаев хәтта зур күләмдә салым түләмәгән өчен гаеп белдерелгән “Уфанефтехим” заводы башы Виктор Ганцевның да урынында калуын белдерде.

Бәйсез чыганаклар Урал Рәхимовның “үз теләге” белән китүенә шик белдерә. Мәсәлән, билгеле сәясәтче, икътисад фәннәре докторы, заманында Корылтайда комитет җитәкчесе, министр урынбасары булган Ринат Гатауллин моны шулай аңлатты. “Урал Рәхимов соңгы ике елда башкаланың 18-нче санлы хастаханәсендә ятты. Канунга ярашлы, бер ел хастаханәдә ятканнан соң кешегә инвалидлык бирелергә тиеш. Инвалид теләсә эшли, теләмәсә юк”.

Урал Рәхимов урынына Николай Граханцев сайланган. Ул 62 яшьлек. Моңа кадәр “Система-Инвест” башлыгының урынбасары булып эшләгән. Ә аңа кадәр күп еллар Удмуртиядә нефть тармагында эшләгән булган. Чыгышы белән дә шуннан дип хәбәр итәләр.
“Система” 2 миллиард долларны саткан якка күчергән. Калган ярты миллиард доллар 14 айдан соң күчереләчәк. Бу турыда “Регнум” агентлыгы хәбәр итте.

Республикада исә ул акчаның күчүе һәм кем хисабына “шууы” турында хәбәр юк. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бары тик “Газпром” башлыгы Алексей Миллер белән Салават шәһәренә сәфәрендә бу алыш-бирештә саткан якның бик канәгать калуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG