Accessibility links

Клинтон: Пакстан дөньяга үлем куркынычы тудыра


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Пакстан хөкүмәте илнең бер өлешендә шәригать кануны урнаштыруга ризалашу белән Талибанга бирелде һәм хәзер Пакстан дөньяга үлем куркынычы тудыра диде.

Чәршәмбе АКШ конгрессменнары Пакстан президенты Асиф Али Зәрдәринең башкала Исламабадтан 160 чакрымдагы Сват үзәнлегендә шәригать кануны урнаштыру карарын имзалавы турында сорагач, Клинтон Пакстан хөкүмәте Талибан һәм экстремистларга бирелә бара диде.

Хөкүмәт белән Талибан арасындагы солых килешүенә карамастан чәршәмбе Талибан сугышчыларының башкалага якынрак тагын бер районны үз кулларына алуы хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG