Accessibility links

Лавров: Пхеньян атом програмы тирәсендә алга китеш юк


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Төньяк Кореяның атом програмы тирәсендәге вәзгыятьтә алга китеш күрмәвен белдерде.

Пәнҗешәмбе Лавров Пхеньянда Төньяк Корея тышкы эшләр министры Пак Ы Чун белән очрашты.

Шулай да Лавров кризисны кичүгә өметләнүен белдерде.

Төньяк Корея ракета очырганнан соң аңа каршы кискен халыкара тәнкыйть сщбщпле апрель башында Пхеньян үзенең атом програмы турында алтыяклы сөйләшүләрдән чыгуын белдерде.
XS
SM
MD
LG