Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Җисем”гә йомгак ясала


25-26 апрельдә балалар һәм яшүсмерләрнең икенче “Җисем” кинофестиваленең йомгаклау өлеше узачак.

Бу ике көндә фестивальнең барлык катнашучылары һәм кунаклары финалга узган фильмнарны карап, кино белгечләре үткәргән остаханәләрдә катнаша алачак.

“Җисем” кинофестивале сәләтле яшьләрнең кино өлкәсендә иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм татар киносына нигез салу максаты белән оештырылган бәйге.

Әйтергә кирәк, беренче фестивальдә тәкъдим ителгән барлык фильмнар да “Сәләт” яшьләре тарафыннан “Faiz SLT” студиясендә төшерелгән иде. Быел исә Казан, Яшел Үзән, Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә һәм Уфа шәһәрләреннән 70-тән артык фильм кабул ителгән.

Фестивальнең матбугат үзәге җитәкчесе Айгөл Шәвәлиева сүзләренә караганда, быел фестиваль “Сәләт” кысаларыннан чыгып, мөстәкыйль кинофестивальгә әйләнгән. Анда мәктәп һәм югары уку йорты укучылары катнаша. Фильмнар татар телендә яисә татарчага тәрҗемә белән тәкъдим ителергә тиеш булуга карамастан, рус телендә дә эшләр кабул ителгән. Аларны тәрҗемә итүне оештыручылар үз өсләренә алган.

Әлеге бәйге кысаларында катнашучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, татар кинорежиссерлары һәм артистлары белән аралаша алачак. Ә уңышлы дип табылган эшләр «Кыска метражлы нәфис фильм», «Иң яхшы юмористик фильм», «Иң яхшы документаль фильм», «Иң яхшы анимацион фильм», «Хатын-кыз һәм ир-ат рольләрен иң яхшы башкаручы», «Иң яхшы оператор эше», «Иң яхшы сценарист» һәм «Иң яхшы режиссура» номинацияләрдә билгеләнәчәк.

Катнашучыларның хезмәтләрен югары дәрәҗәдәге жюри тикшерәчәк. Олы абый һәм апалардан торган жюридан тыш, монда шулай ук балалардан торган аерым жюри әгъзалары да бәя бирәчәк.

“Бу фестиваль кино яисә анимация белән кызыксынган һәр яшүсмер өчен зур мәктәп һәм киләчәктәге уңышлары өчен төпле адым. Кино сәнгатендә танылган шәхесләр белән очрашу, алардан киңәш ишетү бәйгенең һәр катнашучысына да зур файда китерергә тиеш. Татар киносын үстерү һәм дөньяга күрсәтү - бүгенге яшьләрнең авыр, ләкин мактаулы бурычы”, ди Айгөл Шәвәлиева.

Фестивальне оештыручылар бәйгедә җиңүчеләр киләчәктә милли кино сәнгатен торгызуда төп көчләр булачагына ышана.
XS
SM
MD
LG