Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салым кимесә, бюджет артырмы?


Татарстан депутатлары җиңеләйтелгән салым системасы буенча түләүләрне 15%-тан 10%-ка, ә кече һәм урта ширкәтләргә салымны 5%-ка төшерергә уйлый.

Татарстан җитәкчелеге кризистан чыгу юлларын эзләүне дәвам итә. Дәүләт Шурасының чәршәмбе узган утырышында хөкүмәт вәкилләре дә, депутатлар да әнә шул мәсьәләне тикшерде. Шураның май аенда булачак утырышында 2009 ел бюджетына үзгәрешләр кертелүе көтелә.

Татарстан хөкүмәте 2009 елның беренче өч аенда республика икътисадының тикшергән. Бу мәгълүмат депутатларга тәкъдим ителде. Әлеге тикшерү эшләрен премьер-министр Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Әмма кайбер депутатлар анда язылганнардан канәгать булмауларын белдерде. Алар арасында Александр Таркаев та бар.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, соңгы өч айда Татарстан бюджетына 12,2 миллиард сум акча кергән. Узган ел башы белән чагыштырганда, бу 7 миллиардка кимрәк. Бюджетка салымнан килгән табыш исә 11,6 миллиард сум, узган елга караганда 5,8 миллиардка азрак.

Җитәкчелек сүзләренчә, бу өч айда бюджет акчалары кирәкле чыгымнар өчен генә тотылган. Дәүләт эшлеклеләрен телефон элемтәсе, машина белән тәэмин итү кебек икенчел чыгымнар туктатылган.

Татарстан ширкәтләрен, андагы эш урыннарын саклап калу максатыннан, республика җитәкчелеге федераль канунга таянып, салымнарны киметү ягында. Татарстан депутатлары җиңеләйтелгән салым системасы буенча түләүләрне 15%-тан 10%-ка, ә кече һәм урта ширкәтләргә салымны 5%-ка төшерергә уйлый. Русия икътисады терәге саналган ширкәтләр исә, табыштан 18% түгел, ә 13% салым түләгә тиеш булачак. Салымны киметү, бер яктан, янә бюджет акчаларының әзәюенә китерсә, икенче яктан бу гамәл ширкәтләрне һәм эш урыннарын саклап калырга ярдәм итәчәк, ди белгечләр.

Әмма кайбер депутатлар мондый бүленешкә риза түгел. Алар фикеренчә, бер ширкәтнең азрак, икенчесенең күбрәк түләве гадел хәл түгел. Шуда күрә бу депутатлар барлык салымнарны да 7,5%-ка калдырырга киңәш итә. Өстәвенә алар эшмәкәрләрнең гадел булуына да шикләнеп карый. Салым азрак булганга, эшмәкәрләрнең күбесе кечкенә ширкәтләр ачып, соңыннан аларның күпләп ябачак, ди депутатлар.

Министр Марат Сафиуллин депутатларга кризиска каршы чаралар турында сөйләде. Соңгы берничә айда Татарстанда сату - алу күләме кимесә дә тулаем алганда икътисадый хәл яхшыра бара, ди ул. Татарстан икътисадының терәге булып нефть тора. Бу чималны табып эшкәртүдә дә тотрыклылык урнаштырылган.

Сафиуллинны борчыган төп сорауларның берсе - сәнәгать товарларына бәяләрнең төшүе. Шулай ук ул банкларның хәле авыр булуын да әйтә. Бүген алар халыкка 18-24%-ка кредит тәкъдим итә. Халыкның акчасы булса да, кредит алырга әзер түгел. Озакка сузмыйча бу процентларны киметергә кирәк, ди министр.

Кризис булуга карамастан, Татарстанда әле дә социаль ипотека, йортларны, юлларны төзекләндерү программнары уңышлы эшли. Кризистан чгыу өчен иң мөһиме җирле товарны экспортлау юлларын табарга кирәк, ди Марат Сафиуллин.

Министр хәлләр яхшыра дип ышандырса да, белгечләр исә көннән-көн кризисның көчәюе турында әйтә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген Казан ширкәтләренең хезмәт хакы буенча бурычы 80 миллион сумга җитә. Мәсәлән, “Радиоприбор”да бурычлар 12 миллион сум, “Спартак”та 8 миллион, “ФОН” төзелеш ширкәтендә 405 мең сумга җиткән. “Камаз” ширкәтенең дә хәлләре мөшкел. 23 апрельдән алып май бәйрәмнәре үткәнче ул үзенең эшен туктатып торачак. Завод җитәкчелеге моны, апрель аена алынган заказларның үтәлеп бетүе белән аңлата. Алар фикеренчә, яңа машиналар ясап аларны складта саклау табышсыз эш. Республикада бүген 58 мең кеше эшсез дип исәпләнә.


XS
SM
MD
LG