Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48
Татар Яшьләре форумының татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итәргә теләүләре Русиядә шау-шу китереп чыгарды. Хәзер инде бу турыда Мәскәү матбугаты да шаулый башлады. Газетның мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның “Татар теле үссә, Русия ишелә?” язмасында сүз шул турыда бара.

“Каравыл! Татар телен латин графикасында яза башларга ниятләгәннән чуттан гына исән калган иде. Инде менә тагын куркыныч: Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү нияте белән махсус акция башланды. Минем өчен шунысы гаҗәп булды: “Русия руслар өчен” дип, берәрсе шушындый инициатива күрсәтсә, беркем аптырамас иде. Анда-монда сүлпән генә сөйләшеп, фашизм баш калкыта, диярләр иде дә бетәр иде. Ә монда бер халыклы дәүләт булдырырга йөргән чакта, ниндидер татарлар нәрсәдер даулап ята”, дип яза Фәйзрахманов.

Авторны иң гаҗәпләндергәне: “Эхо Москвы” радиосында татар телен Русиядә икенче тел итү теләгенә урысларга караганда татарларның каршы чыгып маташуы. Әлеге радионың журналисты Антон Орехъ икенче дәүләт теле итеп украин телен танырга кирәк дип тә әйткән.

Әмма әлеге мәсьәлә уңаеннан матбугатта купкан шау-шу Русиядә башка милләтләрнең дә барлыгын искәртә, дип нәтиҗә ясый Илфат Фәйзрахманов.

Мәскәүне без яулыйбыз

“Дөнья бу” сәхифәсендә Саша Долгов һәм Айзат Шә ймәрдәновның “Мәскәүне без яулыйбыз” дигән сәяхәтнамәсе урын алган. Биредә Мәскәүнең Кораллы Көчләр палатасы һәм татар студентларының “Кардәшлек” оешмасы турында сөйләнә.

Саша белән Айзат Кораллы Көчләр палатасына Казан ханнарының таҗын һәм тәхетен күрер өчен бара. Әмма хан бүреген Казанныкы итеп күрсәтмиләр – Явыз Иванның Казанны алу хөрмәтенә ясаткан таҗы итеп аңлаталар. Һәрхәлдә, Казан тарихчылары әлеге бүрекнең Казан ханнарыныкы булуын искәртеп килсәләр дә, дип яза студентлар.

Авторлар язуынча, музейда “чын” тарихны белүчеләр дә эшли. Шундыйларның берсе – Ханүзә апа үзе башкорт булып чыккан.
“Таҗ түбәсе ярымай рәвешендә, ягъни мәчет гөмбәзе кебек эшләнгәне күренеп тора бит. Ә аны урыслар тектерсә, таҗда ислам чагылыш булмас иде. Алар аны чиркәү гөмбәзе кебегрәк, җәенкерәк итеп эшләр иде”,- дип сөйләгән экскурсовод татар егетләренә.

“Кардәшлек” – татар рухы үзәге

“Кардәшлек” студентлары 2000 еллар тирәсендә Татарстаннан килеп Мәскәүдә укучы РУДН (Русиям халыклар дуслыгы университеты) студентлары тарафыннан төзелә. Максаты –РУДН-да белем алучы татар студентларын берләштерү. Алар мәдәни һәм спорт чаралары оештыра. Корбан ашлары уздыра икән. “Кардәшлек”нең үзенең Интернет сәхифәсе (WWW.KARDESHLEK.RU) дә бар. Күбесе намазлы да алар дин белән милләткә аерылгысыз төшенчә итеп карый, дип хәбәр итә авторлар.

“Кардәшлек” – сулыш өрүче!

РУДН студентлары оештырган “Кардәшлек” оеш9масына башка уку йортларында укучы студентлар да тартыла икән. Шул ук вакытта, уку йортын тәмамлаучылар “Аргамак” оешмасына берләшә. МДУ-да “Мирас” дип аталганы да оештырылып җибәрелгән. “Якташ” дигәне дә бар, диелә язмада.

Кариевчылар Уфаны яуламакчы!


“Безнең гәҗит”тә Мәскәүне генә түгел, Башкортстан башкаласы Уфаны да яуламакчылар. Айзат Шәймәрдәновның “Кариевчылар Уфаны яуламакчы!” язмасы Кариев театрының Уфага гастрольгә әзерләнүе турында сөйли. Театр яңа сәхнәгә чыгарган “Ничек миллионер булырга?” спектакле турында да мәгълүмат бирелә.

“Ничек миллионер булырга?” әсәренең авторы Мансур Гыйләҗев. Әсәрдә милләтне үстерү, рухи байлык турында бара. Әлеге әсәрне Кариев театры май башында Уфа тамашачысына да тәкъдим итәчәк, дип яза Шәймәрдәнов.

Гомумән алганда, Кариев исемендәге Яшьләр театры Уфага 8 әсәр алып бара. Шулай итеп, театрның режиссеры Ренат Әюп “Ничек миллионер булырга?”, “Король Лир”, “Йосыф-Зөләйха”, “Умырзая”, “Алхимик”, “Печән базары” спектакльләре белән Уфаны яуламакчы.

Театрга яшьләр белән моң кайтты

“Кунак бүлмәсе” сәхифәсендә Илфат Фәйзрахмановның тагын бер театрның – Камал театрының чираттагы “Яшь йөрәкләр” премьерасы турында “Театрга яшьләр белән моң кайтты” исемле язмасы урнаштырылган.

“Яшь йөрәкләр – яшьләр спектакле. Ул инде ничә буын яшләрне сынаган. Бу юлы да татар театрының киләчәген тәэмин итәргә теләгән яшләрнең чираттагы сынавы дип кабул итәргә кирәктер. Ә тамашачы – сыгау алучы”, ди автор.

Ялкын яндырган бәхет

“Фаҗига” сәхифәсендә Фирдәвес Хуҗинның “Ялкын яндырган бәхет” укучылар игътибарына тәкъдим ителгән.

“БГ” ның 4 февраль санында Актаныш районының Табанлы Күл авылында килеп чыккан янгын вакытында бер өйдә ике сабыйның гомере вакытсыз өзелү турында язма чыккан иде. Ул кемнәндер ишеткән хәбәрләгән таянып түгел, ә МЧСның ТР буенча баш идарәсе пропаганда бүлегеннән алынды, дип башлаган сүзен автор.

Озакламый, редакциягә Табанлы Күл авылыннан ачынып язылган үпкә хаты килә. Аны балаларны югалткан әти кешенең энесе Илнур Әхәтов юллаган. Ул МЧСтан алынган хәбәрләрнең дөреслеккә туры килеп бетмәве турында хәбәр итә.

“Әтиләре күрше авылда эшли, ә әни кеше балаларын күршедәге үз әтисенә караштыргаларга үтенеп, иртән фермага сыер савырга китә... Бу фаҗига көне нәкъ тә шулай башланып китә”, диелә язмада.

Эльвира (әниләре) эшкә киткәннән соң, озак та үтми, аңа фермага ике шабашник кереп, кемнеңдер өе януы турында хәбәр итә. Ул үзләренең өен күрә һәм, эш кайгысын онытып, бөтен халык сүндерергә маташкан янгынга йөгерә. Ә әтиләре (Рәсүл) фаҗига буласы көнне, 5 чакрым ераклыктагы урманга киткән була. Тик ул кайтканда инде, өй янып беткән була инде.

Мәрхүм сабыйларның икесен бергә җирләгән көнне үк “Эконом” җитәкчесенең кабер өстенә чардуган куйдыруы – хуплауга лаек. Ә барлык туганнар, җыелышып, кабер ташы яздырган. Әти-әниләре исә җәйгә яңа йорт салу теләге янып йөриләр.

Янгынга каршы көрәш хезмәтләренә, ТР янгын куркынычсызлыгы баш идарәсенә дә һәр районда янгын сүндерү машиналары белән тәэмин ителеш тиешле дәрәҗәдә булсын иде, дигән гозер бар, ди Хуҗин.

“Илебез фашистлары” – кемнәр ул?


“Гыйбрәт ал” сәхифәсендә Ләйсән Ханованың “Илебез фашистлары” – кемнәр ул?” язмасы бирелгән. Әлеге язмада Бөек Ватан сугышында җиңгән әби-бабайларга хөрмәт юклыгы әйтелә.

Авторга хастаханәдә 83 яшьлек авыру карчык белән бергә ятарга туры килә. Әби баскычта егылган була. Аңа күршесе ярдәм итә, әмма кинәт төртеп җибәрә.

Әби үзе күршесенең гамәлен фатир тартып алу өчен эшләде, дип бәяли икән.

Ләйсән Ханова өлкәннәрне тиешенчә кадерләүче хөкүмәт булмаганга борчылу белдерә. Дмитрий Медведев 2010 елга кадәр сугыш ветераннарын фатирлы итеп бетерү турында сүз алып бара, ди автор.

“Фатирлы итү белән бергә аларны ничек тә булса яклау чарасын күрергә кирәк. Чөнки караучысы булмаган әби-бабайларның фатирын тартып алырга теләүче кара күңелле кешеләр тыныч утырмас, үзләренең яңадан-яңа планнарын тормышка ашырырга тырышырлар. Андыйлар турында ирексездән “илебез фашистлары” бит алар диясе килә”, дигән автор.
XS
SM
MD
LG