Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:53

Дөньякүләм китап һәм автор хокукларын саклау көне алдыннан 2008 елда иң күп укылган китаплар билгеле булды.

Уч төбеннән әз генә зуррак “Журнал укучы жираф” татарча балалар өчен булган китаплар арасында җиңеп чыккан. Әлеге китапны Татарстан китапханәләрендә уртача 38 тапкыр алып торганнар. Кечкенә генә рәсемле шигырьләр җыентыгы ул.

Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре соңгы вакытта басмалар бала соклансын һәм куансын өчен генә түгел, ә яхшы мәгълүматлы булсын өчен дә тырышабыз, ди.

Талия Шакирова
“Танып белү юнәлешендәге һәм энцеклопедия китапларын балалар моңа кадәр бары тик урыс телендәге китаплардан гына укып белә иде. Ә менә соңгы ике ел эчендә Татарстан китап нәшриятында балалар китапларына нык игътибар бирелә башлады”, ди нәшриятның балалар һәм яшьләр редакциясе мөдире Талия Шакирова.

Соңгы вакытта “Табигатькә сәяхәт” һәм “Исәнме мәктәп” сериясеннән дә дистәләгән китап чыга башлаган.

Моңа кадәр балалар бакчалары өчен дә кулга тотып нарасыйларны кызыксындырырлык басмалар булмаган диярлек. Соңгы бер-ике ел эчендә генә “Әлифба өйрәнәбез”, “Иҗекләп укырга өйрәнәбез”, “Эчтәлек сөйләргә өйрәнәбез” дигән китаплар мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөйләмен үстерүдә төп терәккә әйләнгән. Элгәре исә, башлангыч сыйныф укытучылары һәм бакча тәрбиячеләре Мәскәүдә урыс телендә чыккан китапларны тәрҗемә итеп кенә эшләгән булган.

“Без нәшрият редакторлары галимнәр дә, укытучылар да түгел. Бу хакта язучы булмаганга, моны үзебез башлап, “беренче коймак” буларак эшлибез. Галимнәр һәм язучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны да бу эшкә чакырасыбыз килә”, ди мөхәррир.

Шакирова сүзләренчә, әле башкарасы эшләр дә җитәрлек. “Дөньяга әзер шәхесләр тәрбиялибез дибез икән, без аларны күп функцияле китаплар белән тәрбияләргә тиеш. Анда тарихи, спорт темасына, табигать турында, музыка, экология тәрбиясе бирүче китаплар да булырга тиеш. Без андый китапларны республикада ике дәүләт теле булганга, татар һәм урыс телләрендә чыгарырга тырышабыз.

Анда безнең балалар өчен рәсемле сүзлекләр дә булырга тиеш. Без менә хәзер “Татарча-русча-инглизчә рәсемле сүзлек” эшлибез”, ди Шакирова.

Бүген татарча китаплар әз укыла дигән заманда, Шакирова көтелмәгән мәгълүмат әйтте. Узган ел балалар өчен биш мең данәдә чыккан китапның һәрберсе 5-6 ай эчендә сатылып беткән.

Финанс кризисы нык итеп китереп сукмаса китап нәшриятының планнары зурдан. Балалар өчен китап эчендәге уенчык - рәсемнәр хәрәкәтләнә торган көйле китаплар да әзерли башлаганнар. Бу көннәрдә нәшрият мөдире Дамир Шакиров аларны басу өчен Кытай белән сөйләшүләр алып бара.

Бала күңеле матурлыкка һәм яңалыкка мөкиббән китүчән булганга эчтәлеген генә түгел, ә китапның үз рәвешен дә төрләндерергә тырышабыз, ди Шакирова. Нәшрият хезмәткәрләре “Кызыл калфак”ны ике телдә һәм курчак рәвешендә итеп әзерләп куйган. Басасы гына калган.

Дамир Шакиров
Татарстан китап нәшриятында, Дамир Шакиров сүзләренчә, узган ел барлыгы 135 исемдә китап чыккан. Шуның 30ы балалар өчен.

Татарстанда басылган китаплар арасында 2008 елда иң күп укылган 13 китап җиңеп чыкты. Шуның 10сы Татарстан китап нәшриятыныкы. Татарчалар арасында балалар өчен чыккан “Журнал укучы жираф”, проза өлкәсендә Фоат Садриев китабы, поэзиядә Зөлфәтнең “Ходай сулышы” исемле җыентыгына тиңнәр булмаган.

XS
SM
MD
LG