Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 май Төркиядә дә бәйрәм көн булачак


Төркия парламенты 1 май Хезмәт һәм теләктәшлек көнен рәсми бәйрәм һәм ял көне дип игълан итте.

1935 елдан башлап 1 май Төркиядә яз бәйрәме буларак билгеләнде. 1977 елда Истанбулда сулчы һөнәр берлекләренең 1 май демонстрациясенә билгесез провокаторлар ут ачты һәм демонстрацияне полиция куып таратты.

1980 елгы хәрби түнтәрелештән соң Төркиядә бу көнне киңкүләм чаралар үткәрү гомумән тыелды.
XS
SM
MD
LG