Accessibility links

Пермь мөфтиенә Дуслык ордены бирелде


Русия президенты Дмитрий Медведев Перм өлкәсе мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗинны Дуслык ордены белән бүләкләде.

Бу бүләк "рухый мәдәниятны үстерүдәге хезмәтләре һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен бирелә" диелә.

1998 елда Хуҗин башлангычы белән Пермь өлкәсе динара киңәш шурасы төзелде.

Аңа төрле христиан, мөселман һәм яһүди дине вәкиләре керә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG