Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

"Татарстан һәм Башкортстан абруйларына таянып, милли телне чикләүгә юл куймас, ә фин-угыр кебек азсанлы халыкларны яклаучылар булырмы?", ди күзәтүчеләр

Күптән түгел Уфада булган каршылык чарасында башкорт милли оешмалары гына түгел, башка халыкларның милли оешма вәкилләре дә катнашты. Башкорт корылтае Башкарма комитеты башлыгы әйткәнчә, урам җыенына мари, мордва, чуаш, Дагыстан халыклары вәкилләре дә чакырылган булган.

Татарстан парламенты мәгариф канунына төзәтмәләр кертергә сорап Думага мөрәҗәгать иткәндә, Казанның инициативасын башка милли республикалар да яклаган иде.

Татарстан һәм Башкортстанда милли компоненты яклау кампаниясендә республиканың югары җитәкчелеге дә катнашты, алар көчле барды һәм киң яктыртылды.

Мари Эль республикасында да милли оешмалар борчылу белдерә.

“ВийАР” мәдәниара бәйләнешләр оешмасы башлыгы һәм җирле мәгълүмат чаралары хәбәрчесе Алена Иванованың әйтүенә караганда, мари республикасында бу мәсьәләдә соңгы елда җитди борчылу сизелә.

Җомга көнне милли җәмәгатьчелек вәкилләре, зыялылар һәм төрле министрлыклар вәкилләре милли компонентның бетерелүе мәсьәләсе һәм гомумән телне саклау турында милли каһарман көненә багышланган чараларда сөйләшергә җыена.

Яшьләрнең дә телне яклау теләге көчле. Мәсәлән быел, милли яшьләр оешмалары шәһәр җирендә мари телененең абруен күтәрергә, куллану даирәсен киңәйтергә теләп “Мый марла ойлем” ягъни “Мин марича сөйләшәм” бәйгесен үткәрергә булган.
Бу чараны уздыру тәртибен алар Казандагы “Мин татарча сөйләшәм” чарасын күреп өйрәнгән.

Мәдәниара бәйләнешләр оешмасы башлыгы Алена Иванованың әйтүенә караганда, мари җәмәгатьчелеге милли компонент мәсьәләсендә дә Татарстан һәм Башкортстанга карый, аларның көрәшенә теләктәшлек күрсәтә.

Мари халкының Финляндия, Эстония кебек яклаучылары бар, алар милләтне саклау, телне үстерү чараларына акчата ярдәм күрсәтә, әмма Русиянең мондый "милли сәясәтенә" каршы торырга, Европа илләренең ярдәме җитмәскә мөмкин.

Җомга көнне Татарстанда мәгариф министры Андрей Фурсенконы көтәләр, республика хакимиятләре аның белән очрашып, яңадан компонент мәсьәләсен куярга җыена.

XS
SM
MD
LG