Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:45

Чәршәмбе көне кичендә Камал исемндәге театрының кече залында атаклы Мәскәү тәнкыйтьчесе Борис Михайлович Поюровский белән очрашу булды.

Атаклы Мәскәү тәнкыйтьчесе Борис Михайлович Поюровскиий йөздән артык китап чыгарган. Аларның күбесендә татар театры турында мәкаләләр кергән.

Камал театрының сәхнәсендә һәм тамашалар залында рус телендә язучы Мәскәү тәнкыйтьчесенә багышланган иҗат кичәсенең булганы юк иде әле. Ә бу көнне Мәскәү кунагын театрның кече залы сәхнәсенең түренә мендереп утырттылар. Быел Борис Поюровскийның 102-нче китабы чыга, ә аның үзенә күптән түгел 75 яшь тулган. Һәм бу вакыйгаларының Мәскәүдәге сәнгатькәрләр даирәсендә түгел, ә иң затлы татар театрныда билгеләп үтү очраклы түгел. Тирән аналитик мәкаләләр язучы, заманча һәм классик театрны яхшы белүче Борис Поюровский үзенең абруйлы фикере белән милли сәнгатьне, бигрәк тә, татар театрын яклый һәм зурлый.

Нәкъ аның бәяләмәсенә нигезләнеп, Мәскәүдәге сәнгать элитасы Камал театры куйган әсәрләрнң асылына төшенә. Атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның иҗат алымнары һәм табышлары, Фәрит Бикчәнтәевның яңалыкка омтылышы башка халыкларга һәм театрларга үрнәк булган икән, димәк, монда Борис Михайловичның да өлеше зур.
Равил Шәрәфи котлый


Бу турыда Татарстанның театр эшлеклеләре җәмгыяте рәисе Ренат Таҗетдинов, Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина зур ихтирам белән, дулкынланып сөйләделәр. Татар сәнгатькәрләренең менә шундый дусты һәм таянычы булу, алар өчен зур шатлык. Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар ханым да бу кичәдә үз хәтирәләре белән уртаклашты.

Борис Михайлович 1933-нче елда Харьков шәһәрендә туа. 1941 елда, әтисе фронтка китү сәбәпле, гаиләләре белән Ташкентка күчеп китәләр. Анда ул беренче сыйныфта музыкаль җәмгыятькә языла, ә соңрак, 7 яшендә Навои исемендәге театрда «Бүреләр партия» сендә шактый уңышлы гына роль башкара.

Ләкин ул актерлык юлыннан китми, ә театр сәнгатен ныклап өйрәнүгә, иҗатчыларга ярдәм итүгә тормышын багышлый.

Борис Михайлович театр институтын тәмамлаганнан соң, 1964 елдан 1974 елга кадәр Сергей Образцов җитәкчелеге астында дәүләт курчак театрында төп режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1953 елдан бирле даими рәвештә басылып тора. 2 000-нән артык мәкалә һәм рецензия бастыра. Поюровский данлыклы тәнкыйтьче, әйдәп баручы театр белгече һәм көчле журналистка әйләнә.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Марсель Сәлимҗанов вафат булганнан соң, ике буын арасындагы җепне өзмәвегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!», дип баш иде.

Борис Поюровский Мәскәүдә яшәсә дә, Камал театры белән даими элемтәдә тора. Башкаладагы бер очрашуны калдырмыйча килеп йөри, татар актерларын һәрберсен исемләп белә, һәрбер театрны хәтерли һәм үзенең китапларында Камал театрында булган һәрбер үзгәреш турында яза. Яраткан актерлары турында аерым мәгълүматлар яза, һәтта гадәтләренә кадәр тасвирлый.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Борис Михайлович эле һаман да үзенең эшеннән туктарга җыенмый. Театрның 105, 110, хәтта 115 еллыгына да килергә җыенуын белдерде. «Әгәр миңа үз гомеремдә караган (ә мин 6 яшемнән бирле театр карыйм) иң яхшы 10 театрны санарга кушсалар, мин һичшиксез «Кара чикмән» не дә атар идем. Чөнки ул спектакль барлык яктан да идеаль һәм карап туймаслык! Сәхнәгә чыккан һәрбер кеше театр сезгә рәхмәтле, ди. Дөрес түгел, ул мин театрга шундый зур рухи азык биргәне, ләззәтле мизгелләр бүләк иткәне өчен рәхмәтле!», диде татар театрын зурлаучы киң күңелле талант иясе.

XS
SM
MD
LG