Accessibility links

Хакимият фиркасе эчендә оппозиция?


Дәүләт Шурасының “Татарстан яңа гасыр” төркеменә кергән “Бердәм Русия”леләр хакимият алып барган сәясәткә каршы торырмы?

Күптән түгел Дәүләт Шурасының “Татарстан яңа гасыр” сәяси төркеменең “Бердәм Русия” фракциясе белән бергә җыелышы узган иде. Анда Дәүләт Шурасында “Татарстан яңа гасыр” сәяси төркемен булдыру карарына киленде.

Әлеге төркемгә керүче депутатлар исемлеге расланды. Алар: Абдуллин, Бакиров, Вәлиев, Грицких, Еремеев, Закиров, Леонов, Миңнуллин, Рыбушкин, Сәфиуллин, Хөсәенов, Шәйхетдинов һәм Шиһабетдинов. Болардан тыш депутат Мифтахов белән Шәрипов та төркемгә керү теләген белдергән.

“Татарстан яңа гасыр”ның җитәкчесе итеп Шураның мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров сайланды. Урынбасарлары – депутат Туфан Миңнуллин белән Николай Рыбушкин.

“Татарстан яңа гасыр”га кергән депутатлар барысы да “Бердәм Русия”леләр. Әлеге төркемгә кергәч, аларга хакимият фиркасе фракциясеннән чыгарга кирәк, билгеле. Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, ике төркем депутатларының да максатлары бер. Шул ук вакытта Мөхәммәтшин “Татарстан яңа гасыр”лылар милли компонент, Татарстан һәм Русия арасындагы шартнамә мәсьәләләрен кайгыртырга тиеш диде. Татарстанда 90% тавыш җыйган “Бердәм Русия” фиркасе үзе үк милли компонентны алып ташлады. Димәк максатлар артык бер үк булып чыкмый.

Хәлләр каршылыклы булганга “Татарстан яңа гасыр”га карата белгечләрнең фикерләре төрле. Мәсәлән, Дәүләт Думасының элеккә депутаты Фәндәс Сафиуллин бу төркем күз буяу өчен генә эшләнгән ди.

“Депутатларыбыз барысы да ана телен бетерү кануннарын яклап чыкты. Бу вакытта республика җитәкчелеге ник берсенә шелтә белдерсен. Бу депутатларга тел-теш тидермәделәр. Массакүләм мәгълүмат чараларына да тавыш куптармаска дигән күрсәтмә бирелде.
Фәндәс Сафиуллин

Әле дә бу фирка әгъзаларының хәлне җиңеләйтүгә омтылышын күрмим. Аларның федераль үзәккә каршы барулары да күп очракта сүздә генә кала. Хәзер исә җәмәгатьчелек эшнең кая барганын аңлады, борчыла башлады. Шуңа да җитәкчелеккә сүз әйтмичә булмый.

Мин моны икейөзлелек сәясәте дип аңлатыр идем. Дәүләт Шурасына сайлау нәтиҗәсендә республика районнарында яшәүчеләрнең 99%-ты хакимият фиркасенә тавыш бирде. Үзеңнең ана телеңне бетерү турында канун кабул иткән фиркане яклап халык 99% тавыш бирә. Бу мөмкинме? Бу шушы фирка һәм шушы төркемнең хезмәте. Халык милләткә нинди афәт янаганын белми калды. Хәзер исә алар халык алдында яхшы булып күренергә тели”, ди Фәндәс Сафиуллин.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов исә, “Татарстан яңа гасыр” төркеменә күбрәк әһәмият бирә. Ул аны яшрен сәяси көчкә тиңли.

“Минемчә “Татарстан яңа гасыр” җирле татар сәяси элитасының сүзен җиткерүче, реаль сәяси көчкә ия булган төркем. Татарстанныкы түгел, ә татарныкы. Тикмәгә генә бу төркемнең җитәкчесе итеп Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закиров билгеләнмәгән.
Рәшит Әхмәтов

Русиядә сәяси вәзгыят ничек кенә булмасын, Татарстан җитәкчелегенең бәйсезлеккә омтылу теләге сүрелми. “Татарстан яңа гасыр” беренче карашка кечкенә генә төркем булып тоелса да, киләчәктә аның аша мөһим нәтиҗәләргә ирешеп булыр, минемчә. Әлегә биредә милли компонент сыман кечерәк мәсьәләләр тикшерелә. Югыйсә Мөхәммәтшин төбәк җитәкчелегенең сайланырга тиеш булуы һәм шуның ише артык мөһим мәсьәләләрне күтәрми бит.

Минемчә әлеге төркем, Татарстан җитәкчелегенең маядагы сәяси коралы. Җитәкчелекнең бәйсезлеккә омтылуын аңлап та була. Республика бюджеты миллиардлар белән исәпләнә, ул үз көнен үзе күрә ала. Элек республика табышларының 5%-ы гына янга калып, башкасы федераль үзәккә китеп барса, хәзер 90% үзебезнең кулда. Әмма Татарстан җитәкчелеге тагын да күбрәк бәйсезлеккә омтыла”, ди Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG