Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:43

Югары уку йортлары татар телен бетерүгә каршы


Фурсенко венчур ярминкәсен ачканда

Фурсенко венчур ярминкәсен ачканда

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында да татарча укытуны бетерүгә керешкән. Министр Фурсенко Казанда Бердәм Дәүләт Имтиханы да бары тик урысча гына биреләчәк, дип белдерде.

Укытучылар да, ата-аналар да, татар җәмәгатьчелеге дә яңа уку елы ничек башланыр, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре кимемәс микән, дип көтә.

Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко сүзләренчә, яңа мәгариф стандартларның мөмкинлекләре зуррак булачак икән. Министр бу яңа стандартларда яңалыкларга һәм милли үзенчәлекләргә урын иркенрәк булуы үзебездән тора, диде.

“Русиядә яшәгән һәркем гомум белем генә алып калмыйча, үзе яшәгән республика һәм төбәк үзенчәлекләре белән тәрбияләнергә тиеш. Мин бүгенге мәгариф стандартларында мондый мөмкинлекләр бар дип уйлыйм. Әлеге мәсьәләне без алга таба тикшерәчәкбез”, ди Фурсенко.

Бу хакта ул Казанда үтә торган IV венчур ярминкәсе – яшьләрнең инновацияләр форумында әйтте. Әлеге чараның беренче яртысында утыргач ул Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашуга китте. Кайберәүләр анда алар нәкъ милли – төбәк компоненты турында да сөйләшәчәк, дип фаразлый.

Русия мәгариф һәм фән министры әйтүенчә, яңа программаларны эшләгәндә төбәкләрнең дә өлеше саллы булырга тиеш. “Без хәзер бу мөмкинлекләрне ничек тормышка ашырып булуны тикшерәбез”, ди Фурсенко.

Билгеле булганча, әлегә кадәр Мәскәү милли мәгарифкә караган проблемаларны чишүдә бары тик вәгъдәләр белән генә туендырып килде. Әмма, белгечләр әйтүенчә, Русия үзенең яңадан-яңа күрсәтмәләре белән татар телен бетерү өстендә эзлекле эш алып баруын дәвам итә.

Разил Вәлиев
“Моннан берничә көн генә элек Русия мәгариф министрлыгыннан Русиядәге югары уку йортларына күрсәтмә килде. “Сез үзегезнең уставларыгызны яңадан карап чыгыгыз. Анда 3-8 мәддәсендә югары уку йортларында укыту Русиянең дәүләт телендә – бары тик урыс телендә генә булырга тиеш” дип язылган”, ди Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Бу күрсәтмә бөтен ректорларны да гаҗәпкә калдырган. Разил Вәлиев сүзләренчә, Казандагы югары уку йортлары башлыклары бу күрсәтмәгә каршылык белдергән. “Бездә бик күп югары уку йортларында татар төркемнәре бар. Фәннәр татарча укытыла. 20-25 ел дәвамында яңадан-яңа дәреслекләр әзерләнде. Галимнәр дәреслекләр язды, тәрҗемә иттеләр. Моның өчен республика бюджетыннан акчалар бүлеп бирелде. Бу мәсьәләне без Русия мәгариф министры каршында күтәреп чыктык. Әле генә Казан Дәүләт Университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов бу хакта Фурсенко белән сөйләште. Бу мәсьәләгә ачыклык керер дип өметләнәбез”, ди Разил Вәлиев.

Фурсенко җавапларына караганда Русия “элмәкне йомшартырга” җыенмый, мөгаен. Бердәм Дәүләт Имтиханын бары тик урыс телендә генә бирү фәрманы белән әлегә кадәр укытучылар да, ата-аналар да килешеп бетә алмый. Фурсенко Татарстанга тагын килгәч, бәлки, БДИне татарча бирү мөмкинлеге булыр дип өметләнүчеләр дә юк түгел иде.

“Бердәм дәүләт имтиханы ул чыгарылыш сынавы гына түгел, шулай ук укырга керү сынавы да булып тора. Шуңа күрә ул бер төрле булырга һәм урыс телендә бирелергә тиеш”, ди Фурсенко.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG