Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм АКШ атом кораллары турында сөйләште


Русия һәм АКШ вәкилләре җомга Римда очрашып атом коралларын авызлыклау макстаныда яңа килешү төзү турында сүз алып барды.

Бу СТАРТ дип аталган Стратегик атом коралларын киметү килешүен алмаштыруга таба беренче адым булды.

Римда уртак матбугат очрашуында АКШ дәүләт секретаре ярдамчесе Розе Готтемоллер "Хәзер үк, президент Барак Обама хакимиятенең беренче 100 көнендә үк Русия белән һәм дөньяның башка илләре белән мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирә алганбыз икән бу бик мөһим. Стратегик коралларны киметү эшенә яңа этәргеч бирә алуыбыз исә аеруча мөһим", - диде.

1991 елда имзаланган СТАРТ килешүе АКШ һәм Русиянең ракеталары һәм атом чукматлары санын чикли. Бу килешүнең мөддәте декабрь аенда чыгачак.

АКШ президенты Барак Обама белән Русия президенты Дмитрий Медведев аңа кадәр үк алмашка яңа килешү төзиячәкләрен белдерде.

Бу очрашудан соң АКШ илчелеге вәкилләре тарафлар сөйләшүне май аенда Вашингтонда дәвам итәргә килеште диде.
XS
SM
MD
LG