Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкем карарына – “Туган тел” җыры


Мәхкәмәдә “Туган тел” җыры яңгырый
Мәхкәмәдә “Туган тел” җыры яңгырый

Рәфис Кашаповка карата ике ай ярым дәвам иткән мәхкәмә эшенә нокта куелды. Гаепләнүче хәзер 2 ел дәвамында милиция бүлегендә даими күренгәләп торырга тиеш. Бу тәртип бозылса, шартлы хөкем төрмәгә алыштырыла.

Прокурор Рәфис Кашаповка 1 ел 10 ай шартлы хөкем таләп иткән иде. Хөкем чыгаручы гаепләнүче Кашаповка 2 ел сынау дәвамында 1 ел 6 ай шартлы хөкем бирелүен белдерде. Хөкемдар Илдар Әдһәмов 2 ел сынау дигәнен болай аңлатты:

“Кашапов 2 ел дәвамында даими рәвештә милиция бүлегендә теркәлү узарга тиеш. Әгәр шушы вакыт эчендә әлеге режимны үтәми, яки башка хокук бозулар була икән, ел ярымлык шартлы хөкем төрмәгә ябылу белән төгәлләнәчәк”, диде ул.

Хөкем чыгаручы шушы аңлатманы биреп бетерә алдымы, юкмы, мәхкәмә бүлмәсенә җыелган халык бердәм рәвештә “Туган тел” җырын башлап җибәрде.

Шушы җыр башлангач мәхкәмә бүлмәсендә шактый ыгы-зыгы купты, ишек ачылды да ябылды. Аннан аны кемдер төбенә кадәр ачып куйды. “Туган тел” җыры 9 катлы мәхкәмә бинасына, урамга таралды. Мондагы хезмәткәрләр коридорларга чыкты. Җыр яңгыраган бүлмәгә астан да, өстән мәхкәмә приставлары җыелды.

Чаллы ТИҮ әгъзалары шушында ук “Татар теле дәүләт теле булсын”, “Азатлык” дигән сүзләр белән кечкенә генә митинг та оештырмакчылар иде. Приставлар моңа юл куймадылар. Хөкем карары буенча фикер алышулар, чыгышлар мәхкәмә бинасы янында, урамда дәвам итте.

Ел ярым шартлы хөкем алган Рәфис Кашапов мәхкәмә залында мондый белдерү ясады:

“Мин яклаучылар белән, әгәр миңа гаепләү карары чыгарылса, без Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкбез дип сөйләштек. Страсбургта болай да безнең эш белән шөгыльләнәләр. Без җиңүгә кадәр үз хокукларыбызны яклап көрәшәчәкбез”, диде ул.

Прокурор Рәфис Кашаповның компьютерын юк итүне таләп итсә, хөкем чыгаручы аны хуҗасына кире кайтарырга, диде. Казый Әдһәмов тагын 2 карар чыгарган. Аның берсе - Чаллы сәламәтлек саклау идарәсенә, моннан соң руханиларның идарә учреждениясенә кереп, йола башкаручыларына юл куймаска диелә. Икенчесе - тикшерүче Галиуллин исеменә.
XS
SM
MD
LG