Accessibility links

чәршәмбе, 18 гыйнвар 2017, Казан вакыты 08:54

Багдадта шартлау 55 кешене үтерде


Гыйрак полициясе интихарчылар Багдадның шыгый гыйбадәтханәсе капкалары янында бомбалар шартлатып кимендә 55 кешене үтерде, 100-дән артык кешене яралады дип белдерә.

Һөҗүм Багдадның шыгыйлар яшәгән Кадимия районындагы Муса әл-Кадим мәчете янында булды.

Атнакич Багдадта 2 шартлау, һәм төньяк-көнчыгышта Диялә виләятендәге 1 шартлау нәтиҗәсендә 90-лап кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG