Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекләр дә Уфаны якын күрә


Төркия дә Башкортстан белән араларны тагын да якынайту яклы.

Шимбә көнне Уфага “Төркия һава юллары” ширкәтенең Русиядәге вәкиллеге җитәкчесе Эркан Инже белән Төркиянең мәгълүмат чаралары журналистлары эш сәфәренә килә. Төркия кунаклары Уфа-Истанбул-Уфа маршруты буенча очышлар хакында киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатын куя.

Уфа-Истанбул-Уфа арасында очкычлар юлы ачылуы хакында быел 6 мартта Уфада узган исем туенда игълан ителгән иде. Шуннан бирле Уфа белән Истанбул арасында “А-319” очкычлары атнага 3 тапкыр оча башлады. Башкортстанда Төркия ватандашлары шактый яши. Алар арасында төзүчеләр дә, башка һөнәр ияләре дә бар.

Соңгы елларда Башкортстан халкы да Төркиягә ял итәргә ешрак йөри башлады. Кыскасы, ике як өчен дә очышлар башлануы бик отышлы.

Төркия вәкиллеге өчен Башкортстанда эшлекле очрашулардан тыш, шимбә һәм якшәмбе көннәренә бай гына мәдәни программа да әзерләнгән.
XS
SM
MD
LG