Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Уфа белән Казан арасы кыскара


Башкортстан белән Татарстан халкы өчен шатлыклы вакыйга булды.

Хәзер Уфа белән Казан арасында очкычлар шимбәдән башка һәр көнне, ягъни атнасына 6 тапкыр очачак.

“Уфа-Казан” маршрутында очкычлар, озак кына тәнәфестән соң, берничә ел элек кабат оча башлаган иде. Ләкин атнасына өч тапкыр гына оча иде очкычлар. Шулай да анысына да халык бик куанган иде. Ни дисәң дә, ашыккан кеше өчен бик җайлы – сәгатьтән артык кына вакыт эчендә үтәсең Уфа-Казан арасын.

Уфа белән Казан арасында һава бәйләнеше булдыру кебек изге эшне “Казан авиация ширкәте” башлаган иде. Әлеге очышларда “Л-410” маркалы очкычлар кулланыла. Очкычлар Уфа вакыты белән 19.50 минутта очып китә һәм Казанга 19.25 минутта барып җитә.
Әле инде “Казан авиация ширкәте”нең очышларны тагын да арттыруы башлангычы һәрьяклап файдалы һәм мактауга лаек.

XS
SM
MD
LG