Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

Менә 13 ел инде Самар өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән балалар үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Быелга фестиваль үзенчәлекле ачылып китте.

Самаралы Ильяс Сафин бәйрәмне “Азан” әйтеп һәм “Фатиха” сүрәсен укып ачып җибәрде. Камышлы урта мәктәбе укучылары үзләренең әдәби-музыкаль програмнарын авылдашлары шагыйрь Әнвәр Давыдовның 90 еллыгына багышладылар. Балаларның теле дә, җырлары да тиешле дәрәҗәдә яңгырады.

Балалар фестивалендә аерым номерлар бигрәк тә җылы тәэсир калдырды. Самарның 79-нчы мәктәбеннән Илнур Биккулов, 121-нче мәтәптән 8 яшьлек Фирзанә Мәхмүтова шигырь дә сөйләде, матур итеп җырлап та күрсәттеләр. Ә инде 14-нче музыка мәктәбеннән игезәк Тимур һәм Таһир Башаровлар синтезаторда халык көйләрен башкарып, кубызда да уйнап тамашачыны куандырдылар.

Балалар бәйрәменә Казаннан журналист Рамил Гарипов та килгән иде.

“Мин балалар белән әңгәмә корып алдым. Һәрберсенең сүзләрендә мәгънә бар. Үзләренең нәрсә эшләгәннәрен аңлыйлар. Җырга-моңга бик сәләтлеләр. Искиткеч тамаша килеп чыкты. Киләчәктә дә Самар-Казан арасындагы дуслык күперләре сузылып торсын иде”, диде ул.

Самарның “Яктылык” мәктәбе балалары аеруча кызык тамаша күрсәтте. Киемнәре дә чын татарча, телләре дә үзебезчә, җырлары да моңлы. Руфинә Исмагыйлова мәктәпнең былбылы дип әйтергә була, ә Румия Хуҗина белән Фәрид Шәфигуллиннарның биюенә, киемнәренә сокланып туя алмыйсың. Сәнгатькә егетләрнең тартылуы үзенчә матур күренеш. Тимур, Ринат, Ильяс татар теленең әһәңен сиземләп сөйлиләр, көйлиләр.

Чит мохиттә яшәп тә милләтебез мәдәниятенә олуг хөрмәт белән караучы, халкыбыз язмышына битараф булмаган ата-аналар үз балаларын “Яктылык” мәктәбенә китерәләр һәм дөрес эшлиләр. Тик биредә генә татар нарасые өчен милли рух алырга тулы мөмкинлек тудырылган.

“Туган тел” җәмгыяте һәм Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен истә калырлык кызыклы тамаша оештырдылар. Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи һәм Татарстан дәүләт җыр-бию ансамбле биючесе Георгий Сергеев тамашачыларга чын мәгънәсендә мастер-класс күрсәтте.

Фердинанд Фәтхинең борынгы татар көйләрен акапеллага башкаруы күпләр өчен яңа ачыш булып кабул ителде. Еллар буена такмак тыңлап яшәгән халык “Кара урман”, “Тәфтиләү”, “Шахта”, “Ялгыз каен”, “Озату” көйләрен агыза-агыза, хисләргә бирелеп үз татарының борынгы язмышына чумып утырды. Фердинанд Фәтхи фольклор фестивален тирән моңга урап, татарның киләчәкле икәненә инандырды.

XS
SM
MD
LG