Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон тоткыннарны җәзалау рәсемнәрен күрсәтәк


Әбү-Граиб төрмәсендәге күренеш
Әбү-Граиб төрмәсендәге күренеш

АКШ кеше хокуклары берлеге Әфганстан һәм Гыйрактагы тоткыннардан сорау алу ысуллары турындагы рәсемнәрнең күрсәтелүенә иреште

Обама идарәсе Гыйрак һәм Әфганстанда АКШ төрмәләрендә тоткыннарның ничек җәзалануын чагылдырган сурәтләрне күрсәтергә ризалашты.

АКШ Цивиль иреклекләр берлеге 2004 елда АКШ хөкүмәтенә 42 рәсемне күрсәтү яки яшерүнең сәбәпләрен аңлату турында мөрәҗәгатен юллаган иде.

Берлекнең әйтүенә караганда АКШ Юстиция департаменты бу мөрәҗәгатькә уңай җавап биргән.

2001-2006 елларда төшерелгән бу рәсемнәр 28 май көнне күрсәтелергә тиеш, алар арасында телгә алынган 42 сурәт кенә түгел, башка күп санлы документлар да дөньяга чыгарылыр дип көтелә.

Хәбәрләргә караганда, бу яңа фоторәсемнәр 2001 елда Гыйрактагы Әбү-Граиб төрмәсендә төшергән сурәтләр кебек шаккатыргыч, куркыныч булмас кебек.

Әмма, алар арасында җитди гаепләүләргә китерергә мөмкин хәлләр дә күрсәтелә. Мәсәлән, тоткыннардан мәгълүмат алыр өчен корал төбәп куркыткан булганнар яки суга батырганнар.

Әбү-Граиб төрмәсендә тоткыннарны мыскыллаулар, җәзалаулар турында билгеле булганда, Буш идарәсе, төрмәчеләр үз белдеге белән эш иткән, югары җитәкчелектән күрсәтмәләр алмаган, дип белдерде.

Инде яңа рәсемнәр чыкканнан соң, террор белән көрәштә каты сорау алуларны тикшерү турындагы бәхәсләр көчәеп китәр шикелле.

Үткән атнада АКШ идарәсе элекке президент вакытында әзерләнгән документларны чыгарды. Алар Үзәк Күзләү Идарәсенә террорчылыкта шикләнелгән кешеләргә карата каты чаралар кулланырга рөхсәт иткән булган.

Кеше хокукларын яклау төркемнәрне бу каты чараларны җәзалау дип атый.

АКШ президенты Барак Обама әйткәнчә, җәзалауларга бәйле ревеште кемнең булса да җәваплыкка тартылу мәсьләсен Юстиция департаменты хәл итәргә тиеш. Обама шулай ук, Конгресска үткәндәге хәлләрне тикшерергә бәйсез төркем оештырырга да тәкъдим итте.
Буш идарәсенең элекке вәкилләре, шул исәптән элекке вице президент Дик Чейни, хәзер Ак Йортны, шундый каты сорау алулар ярдәмендә бик кыйммәтле мәгълүматларның алынуын күрсәтүче документларны чыгарырга сорый.

Каты сорау алу ысуллары арасында суга батыру техникасы кулланыла. Үткән атнада күрсәтелгән документларга караганда әл-Кайдә төркемендә торуда шикләнелгән кешегә, башына су көйганнар. Бу ысул 83 тапкыр кулланылган. 11нче сентябрь һөҗүмнәрендә шикләнүче кеше мондый сорау алуга 183 тапкыр дучар ителгән.

Якын көннәрдә, Обама хакимиятенә рәсемнәр аркасында басым артыр дип фаразларга була.

Мәсьәлә, күбрәк документ чыгаруда түгел, ни дәрәҗәдә яңа хакимиятләрнең гаепле кешеләрне җавапка тартырга әзер булуында, ди күзәтүчеләр.
XS
SM
MD
LG