Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:15

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы пәнҗешәмбе көнне гадәти булмаган белдерү кабул иткән. Анда башкарма комитет әгъзасы Фәүзия Бәйрәмованың чит илгә куылган хөкүмәт төзүенә тискәре бәя бирелә.

Бу көннәрдә Казанның Ирек мәйданындагы Ратуша залы федераль җыен пулатына әверелде. Монда Русиянең арбитраж мәхкәмәсе үзенең күчмә утырышын үткәрде.

Менә шушы акча һәм милек язмышын хәл итүче федераль арбитраж мәхкәмәнең рәисе Антон Иванов алып барган бу утырышта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та катнашып, чыгыш ясады. Кайвакытта 7 тиен акчаны бүлер өчен меңнәрчә сум сарыф итеп, берничә тапкыр мәхкәмә утырышлары үткәрелә икән. Шул турыда да сөйләнде анда. Идел буе федераль бүлгесендәге Русия президенты вәкиле Григорий Рапота да анда булды. Ул Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин белән аерым очрашты.

Сабак алырга, сәнгать белән танышырга

Берничә көн алданрак Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең сәүдә-сәнәгать пулатларының рәисләре “Корстон” үзәгендә җыелыш үткәрделәр. Төрле җитешсезлекләр турында сөйләп күнеккәч, казанлыларга мактанырга бераз уңайсыз. Эш шунда ки, дистәләгән илнең вәкилләре һәм Мәскәүдән килгән Евгений Примаков Татарстанның сәнәгатьтәге, социаль үсештәге тәҗрибәсен, казанышларны өйрәнделәр.

Димәк, башка урыннарда хәлләр хөртирәк, татарлардан өйрәнү файдалы. Ә якшәмбе кичендә Санкт Петербургтагы атаклы Мариин театрының Валерий Гергиев җитәкчелегендәге оркестры Татарстанның зур концертлар залында чыгыш ясады. Мәскәүдән килгән атаклы композитор Радион Щедрин һәм мәшһүр баллерина Майя Плисецкая да биредә булдылар, Щедринның яңа симфониясе башкарылуына сөенеп утырдылар.

Җомга көнне Казан урамнарында автомобиль инспекцияләренә эш күп булды. Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко ректорлар утырышында катнаша, мәгърифәтчеләр белән очраша. Русиянең югары мәхкәмәсе БДИ-ын рус телендә генә кабул итү карарын чыгаргач, аңа сораулар күп җыелган.

Тукай дип ата таңнар

Әле генә Татарстан президентының өр-яңа фәрманы чыкты. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга әзерлеккә багышланган фәрман нигезендә, 2011 елда шагыйрьнең юбилее тантаналы рәвештә билгеләнәчәк. Хөкүмәт, өч ай эчендә оештыру комитеты төзеп, юбилейга әзерлек чаралары планын төзергә тиеш. Ә бит урамга чыксаң кризистан башка манзара табу кыенлашып бара!

Соңгы көннәрдә Габдулла Тукайның туган көненә, Татарстанда рәсми рәвештә билгеләнүче Туган тел бәйрәменә багышланган чаралар үтә. Тукайның рәсми интернет парталы ачыла. Анда Тукайның иҗаты да, тормыш юлы да тулы яктыртылачак.

Якшәмбе көндезге 13.00-дә Җәлил театры янындагы Тукай һәйкәле каршында шигырь бәйрәме үткәрелә. Анда Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең быелгы ияләрен тәбрикләү булачак. Хәзергә әле рәсми хәбәр басылып чыкмаган, шулай да тәкъдим ителгән 14 эшнең дүрте Тукай бүләгенә лаеклы дип табылган дигән фаразлар бар.

Зиннур Мансуров шигырьләре, Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча куелган “Телсез күке” спектакле, Качалов театрының “Чия бакчасы” спектакле һәм Казакъстанда яшәүче рәссам Камил Муллашев әсәрләре Дәүләт бүләгенә лаек булырга мөмкин.

Милли җәмәгатьчелек, бигрәк тә яшьләр татар теленең рәсми статусын күтәрү акцияләре үткәрә, “Мин татарча сөйләшәм” дигән зур бәйрәм чаралары оештыра. Бауман урамындагы Туган тел бәйрәме якшәмбе көнне кичкә кадәр дәвам итәчәк.

Иминлек хезмәтләре тыныч түгел

Татарстанның икътисад, социаль мәсьәләләре һәм хокук саклау гамәлләрен бәяләгәндә 2013 ела булачак Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлек һәрвакыт искә алына. Казан Кремленә тагын бер Мәскәү кунагы килеп, президент белән Универсиадага әзерлек турында сөйләште. Ул да булса федераль иминлек хезмәтенең контрразведка җитәкчесе Олег Сыромолотов.

Узган атнада Әл-Каида террористларының Казанга килеп авиация берләшмәсен һәм елга ике каеш билбау чыгара торган Сафьян ширкәтен шартлатырга җыена имеш дигән коткы таратылган иде. Әмма бу куркыныч кисәтүләр тормышка ашмады. Шулай да бил каешын тарттырып, изүләрне төймәләп торуга игътибар бирелә.

Татар конгрессы Фәүзия Бәйрәмованы кисәтә

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюросы пәнҗешәмбе көнне, 23 апрельда бик үк гадәти булмаган белдерү кабул иткән. Анда башкарма комитет әгъзасы, язучы һәм Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың чит илгә куылган хөкүмәт төзүенә тискәре бәя бирелә.

Шулай ук Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарман милләттәшләрнең якты истәлегенә тап төшергән өчен тәнкыйтьләнә. Бу белдерүнең төгәл тексты татар конгрессының интернет сәхифәсенә әлегә куелмаган, хәзергә "Азатлык" радиосына да ул бирелмәде. Белдерү башта “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан” кебек рәсми гәзитләрдә басылып чыгачак икән.

Шанхай кайда да, Казан кайда

Киләсе атна башында Казан тагы зур халыкара форум үзәгенә әйләнә. Якшәмбе көнне, нәкъ Туган тел бәйрәме шаулаганда, Казанга Кытай, Казагъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан кебек илләрнең мәдәният министрлары Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләренең очрашуына килә.

Биредә үтәчәк форумда Шанхай оешмасында күзәтүче буларак торучы Иран, Һиндстан, Монголия дәүләтләренең мәдәният министрлары да катнашыр дип көтелә. 28 апрельдә Камал театры бинасында бөек кыргыз язучысы дөнья күләмендә танылган әдип Чыңгыз Айтматовны искә алу кичәсе була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG