Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Фурсенко белән мәгариф турында сөйләште


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Казан кирмәнендә Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.

Очрашуда сүз республикада мәгарифне үстерү програмын әзерләү мәсьәләләре турында барган.

Аны әзерләү төркемен Татарстан президенты үзе җитәкләячәк.

Шәймиевнең матбугат хезмәте белдерүенчә, очрашуда татар мәктәпләрен тәмамлаучыларның бердәм дәүләт имтиханын тапшыруы һәм мәгариф системында төбәк компоненты турында да сүз булган.

Очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан дәүләт университеты ректоры, Татарстан югары уку йортлары ректорлары шурасы рәисе Мәкъсүм Сәләхов та катнашты.
XS
SM
MD
LG