Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия - Әрмәнстан килешү юлында


Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан Төркия белән Әрмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклануы өчен ике илнең уртак карашка килүе һәм моның өчен юлларның билгеләнгән булуын әйтте.

22 апрель көнне Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан төнге сәгать унбердә рәсми белдерү ясады. Монда ул Төркия белән Әрмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклануы өчен ике илнең уртак карашка килүе һәм моның өчен юлларның билгеләнгән булуын әйтте. Бу белдерү Али Бабаҗан премьер-министр Рәҗәп Тайип Әрдоган белән өч сәгатькә сузылган очрашуыннан соң, төрек һәм инглиз телләрендә ясалды.

Белдерүдә, Швейцария ярдәмендә Төркия белән Әрмәнстан яхшы күршелек мөнәсәбәтләрендә тора. Кавказ районында тынычлык, иминлек һәм тотрыклыкны үстерүдә ике ил дә барлык көчләрен салып тырыша диелә.

Бу белдерү тарихи бер борылыш булды. Төркия Әрмәнстан республикасын 1991 елның 16 декабрендә таныган иде. Тик дипломатик мөнәсәбәтләр башланмады. Сәбәбе - Әрмәнстан 1921 елда төзелгән чикләрне билгеләгән Карс килешүен танымады.

Әрмәнстанның бәйсезлек декларациясенең 11-нче маддәсендә Төркиянең 1915 елда Анатолиядә яшәүче әрмәннәрне сөрүен геноцид дип бәяләнде. Соңрак бу гаепләү әрмәннәрнең Азәрбайҗанның Таулы Карабах районын басып алулары итеп күрсәтелде.

Анкара әрмәннәр бу дәгъваларыннан ваз кичмәсәләр һәм Таулы Карабах районыннан кире чигенмәсәләр, алар белән бернинди дә дипломатик яки икътисади мөнәсәбәткә кермәячәкбез дигән позиция алды. Теге яктан Госманлы хөкүмәтенең гыйсьян күтәргән әрмәннәргә җаза бирү мәксаты белән Анатолиядәге әрмәннәрне 1915 елның апрелендә сөрүе һәм бу сөрген вакытында 100 меңләгән әрмәннең үтерелүе, яки үлүе сәбәпле Әрмәнстан хөкүмәте дә аеруча АКШ, Франция, кайбер Латин Америкасы илләрендә, ягъни диаспорада яшәгән әрмәннәрнең тырышлыклары ярдәмендә дөньядагы байтак илдә төрекләрне геноцидта гәепләгән резолюцияләр һәм кануннар кабул ителде.

Һәр елның 24 апрелендә дөньяныж төрле өлешләрендә шушы геносид искә алына. Анкара президенты исә быел бу көнне Обама төрекләрне геноцидта гәепләү мөмкинлеген көтә. Мәгълүм, АКШ-та бер миллион чамасы әрмән яши һәм алар көчле пропаганда алып баралар. Бүгенгә кадәр бернинди дә американ президенты бу сүзне кулланмыйча һәм геноцид резолюциясе кабул итмичә килде. Анкара бу мәсьәләдә бик сизгер. Хәтта төрек тышкы эшләр министрлыгы Канаданың Оттовадагы бөек илчесен кире чакыртты. Чөнки кайбер канадалы министрлар геноцидны искә алу җыйлышында катнашып, Төркияне кабат гәепләгәннәр.

Теге яктан әрмән-төрек якыннашуы Анкара-Бакы мөнәсәбәтләрен дә киеренкеләштерде. Президент Илһам Алиев Төркиягә ачуын күрсәтеп, кинәттән Мәскәүдә президент Медведев белән очрашкан иде.

Бу атнада Бакыда Ислам конференциясе оешмасы югары дәрәҗәле очрашуында, оешма Азәрбайҗанның позициясен яклавын белдерде. Алиев исә: “Карабахның бәйсез булуына рөхсәт итмәячәкбез, шушы туфракларны кире алачакбыз”, дип чыгыш ясады.

24 апрельдә Софияда Дөнья энергиясе буенча югары дәрәҗәле очрашуы узды. Шушы очрашуга төрек президенты Гүл белән әрмән президенты Саркисян да катнаша. Ә Илһам Алиев Софияга бармаячак. АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон исә Төркия белән Әрмәнстан арасындагы якыннашуныж кыю бер адым булуын һәм президент Обама белән үзенең бу адымнарны яклавын әйтте.

Асылда Төркия чыннан да кыю бер адым атлады. Азәрбайҗаннарны ачуландыру, хәтта ике арадагы мөнәсәбәтләрнең кискенләшү ихтималы куркынычына да түзәчәген күрсәтте. Тик, Азәрбайҗанда түгел, Төркиянең үзендә дә мондый сәясәткә каршы торучылар бар. Дөрес, Әрмәнстанның үзендә дә хөкүмәтләрнең бу якыннашу сәясәтенә каршы булучылар байтак. Ләкин ничек кенә булмасын, дошманлыкларны тарих битләренә күмү буенча уңай адымнар атлана башлады.
XS
SM
MD
LG