Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы бюросы Бәйрәмова белән килешми


Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы пәнҗешәмбе 23 апрельдә кабул иткән белдерү “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” гәзитләренең 25 апрель шимбә саннарында басылып чыкты.

Татар конгрессы: "Халкыбызның милли мәнфәгатьләренә зыян китермәскә"

Конгресс белдерүендә аерым алганда болай диелә: "Соңгы вакытта мәгълү­мат чараларында "читтәге татар хөкүмәте"н оештыру турында хәбәр таралды. Шушы сәбәпле килеп чыккан сәер вәзгыятьне халкыбызның "каш ясыйм дип күз чыгару" дигән гыйбарәсе бик төгәл чагылдыра.

Эш шунда ки, мондый хөкүмәтне булдыру Татарстан Республикасы рәвешендә яшәп килгән татар халкының дәүләтчелеген инкарь итү дигән сүз. Ә бит соңгы дистә елларда аякка басып килгән Татарстан дәүләтчелеге, төрле җитешсезлекләргә карамастан, һичшиксез, зур бер казанышка иреште: бүген татар дөньясы белән Татарстанны бер-берсеннән аерып күзаллау мөмкин түгел. Әлбәттә, бу – милли җәмәгатьчелекнең һәм Татарстан халкының гаять зур уңышы", диелә белдерүдә.

Анда шулай ук бу вакыйгалар уңаеннан Татар конгрессы җитәкчеләрен аеруча борчый торган мәсьәлә булуы да әйтелә, ул да булса, әлеге БТК Уставына каршы килә торган гамәлләрдә танылган язучы, БТК башкарма комитеты әгъзасы Фәүзия ханым Бәйрәмованың катнашуы. "Монда шунысын ассызыклап әйтергә кирәк: андый эшчәнлек, телибезме-юкмы, Бөтендөнья татар конгрессын Россия хокук яссылыгыннан этеп чыгаруга юнәлтелгән һәм халкыбызның милли мәнфә­гатьләренә турыдан-туры зыян китерә", дип исәпли Татар конгрессы башкарма комитеты бюросы.

Хөкүмәт тарафыннан корылган Конгресс җитәкчеләрен тагын бер нәрсә борчый - Фәүзия Бәйрәмованың соңгы араларда Икенче дөнья сугышы вакытында әсир калган татар сугышчылары хәлен аңларга тырышуы һәм бу уңайдан матбугатта чыгыш ясавы. "Үзенең соң­гы вакыттагы чыгышларында һәм матбугаттагы язмаларында Фәүзия ханым Бәйрә­мова фашизмга каршы кө­рәшкән татар каһарманнарының, шул исәптән герой-шагыйрь Муса Җәлил батырлыгын түбәнсетеп күрсәтергә тырыша. Безнең фикеребезчә, бу Икенче Бөтендөнья сугышының миллионлаган корбаннарының, шул исәптән безнең милләттәшләребезнең дә якты истәлеген кимсетә, күңелләребезне рән­җетә," ди Конгресс җитәкчелеге.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы Фәүзия ханым Бәйрәмованың әлеге гамәл­ләрен БТК Уставына каршы килә дип бәяли, Татарстанның һәм татар халкының мән­фәгатьләренә зыян ките­рә дип саный. "Аның мондый эшчәнлеге киләчәктә дә дә­вам итсә, бюро, Фәүзия ханымның БТК башкарма комитеты әгъзасы булуын туктатуны сорап, конгрессның башкарма комитетына мөрә­җәгать итәргә мәҗбүр булачак," дип кисәтә Бәйрәмованы Татар конгрессы башкарма комитетының бюросы.

Бәйрәмова үзе Азатлык радиосы сәхфисендә "Мина каршы бу белдерүне минем уземнен дә әле кургәнем юк", дип белдерде. Аның фикеренчә, Татар конгрессы бу гамәлләрен иминлек хезмәтләре кушуы белән эшли.
XS
SM
MD
LG