Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" Мәскәүдә каршылык чарасы үткәргән


Мәскәү – "Яблоко" фиркасе активистлары бүген Мәскәүдә Газпром бинасы каршында газ бәяләре артуга протест белдергән.

Мәскәүдәге хәбәрчебез әйтүенчә, фирка җитәкчесе Сергей Митрохин һәм тагын 6 активист башта тоткарланган, соңыннан иреккә җибәрелгән.

Мәскәү хакимиятләре пикетны башка урында үткәрергә кушкан. Яблоко җитәкчелеге бу таләпне нигезсез дип тапкан.

Бу пикет "Газпром", бәяләрне арттырсаң, безнең түземлек бетәчәк!" дигән шигар астында үткән. Анда кимендә 15 кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG