Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Обама чыгышы белән кәнәгать түгел


Анкара – Төркия президенты Абдулла Гүл, американ президенты Барак Обаманың Беренче дөнья сугышы корбаннарын искә алу чыгышының бер өлешенә ризасызлык белдерде.

Обама җомга көнне ясаган чыгышында, 1915 елда Госманлы империясендә үтерелгән әрмәннәрне искә алып, моны "20-нче гасырның иң зур ваһшилекләренең берсе" дип атады.

Төркиянең рәсми Анадолу хәбәрләр агентлыгы Гүлнең "Обама шул ук елны корбан булган йөзләгән мең төрек һәм мөселманнарны да искә алырга тиеш иде" дигән сүзләрен китерә.

Берүк вакытта Обама "геноцид" сүзен кулланудан тотылып калды.

Төркия ул вакыйгаларны "милләтара низаг" дип атый һәм "геноцид" сүзен куллануга кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG