Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Багдадка килде


Багдад – Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон алдан игълан ителмәгән сәфәр белән бүген Багдадка килде.

Ике көн элек Багдадта һәм Гыйракның башка шәһәрләрендә 150-ләп кешенең үлеменә китергән интиһар һөҗүмнәр булган иде.

Клинтон, үзенә ияреп килгән журналистларга, бу һөҗүмнәр экстремистларның Гыйракның дөрес юлдан баруыннан куркуын күрсәтә, диде.

Гыйрак хөкүмәте шактый уңышка иреште, аңа каршы көчләр моны теләми, диде ул.

Ике атна элек Гыйракта булып киткән американ президенты Барак Обама, алдагы 18 ай Гыйрак өчен хәлиткеч булачак, дип кисәткән иде.

Вашингтон белән Багдад арасында узган елның ноябрендә ирешелгән килешү нигезендә, американ хәрбиләре июнь ахырына Гыйракның эре шәһәрләреннән китәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG