Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:30

Атом кораллы Пакстанда тотрыксызлык


Пакстан 1998 елда беренче атом сынывын үткәргән урында һәйкәл

Пакстан 1998 елда беренче атом сынывын үткәргән урында һәйкәл

Американ президенты Барак Обама киңәшчеләре, атом коралына ия булган Пакстан Әл-Каидә кулына төшсә, моның нәтиҗәсе аяныч булачак, дип кисәтә. Шушы атнада Конгресс тыңлаулары вакытында дәүләт секретаре Һиллари Клинтон моны "үлемгә тиң куркыныч" дип атады.

Икенче яктан, Пакстан премьер-министры Йосыф Риза Гилани, хөкүмәткә бер кем дә кулын суза алмый, моңа юл куелмаячак, илнең атом коралы ышанычлы итеп саклана, дип тынычландыра.

Атом коралын кулга төшереп буламы?

Пакстанда атом коралының террорчылар кулына эләгү куркынычы турында инде күп еллар сөйләнә. Бу куркыныч чынлап та зурмы, дип Carnegie Endowment оешмасында атом коралы белгече Джордж Перковичтан сорадык:

"Бу куркыныч турында еллар буе сөйләнде. Ул чакта мин моны күпертү дип килдем. Хәзер Пакстанның бер өлеше хөкүмәт контроленнән чыга барганда, куркыныч артты. Бүген инде бу күпертү түгел."

Пакстанның кайбер төбәкләре үзәк хөкүмәт һәм армия контроленнән чыга барса да, белгечләр илнең атом коралы әлегә ышанычлы кулларда, иминлек көчләре башында 58 яшьлек генерал Халид Кидави торганда ул чит кулларга эләкмәс, дип ышана.

Ләкин армиянең үзендә һәм иминлек көчләрендә исламчы тарафлылар көчләр бар, алар генерал Кидавига каршы чыкса, вазгыят кискен үзгәрергә мөмкин, ди Джордж Перкович:

"Армия эчендә фетнә кубып, атом коралы җавапсызрак кешеләр кулына эләгә ала. Бу бер. Икенче куркыныч – Талибан басып алса, армия коралын ташларга мөмкин."

Иң ихтимал юл

Пакстанда атом коралының күләме яшерен мәгълүмат санала. Исламабад атом коралын таратмау турындагы килешүне имзаламаган, корал урнашу урыннарын ачарга теләми.

Белгечләр андый урыннар дистәдән алып 150-гә кадәр дип фаразлый. 2007 елда элекке президент Пәрвәз Мөшәррәф илнең атом коралы сүтелгән хәлдә, ягъни, чукмарлар ракеталардан аерылган, дигән иде.

Пакстанда тикшерү эшләре алып баручы сәясәт белгече Сет Джонс, радиобызга биргән әңгәмәсендә, атом коралы бар ил буйлап дистәләгән урында, эре шәһәрләрдә урнашкан, ләкин алар шактый яхшы сакланган, диде.

Джонс сүзләренчә, бу коралның сугышчылар я террорчылар кулына эләгү ихтималы юк диярлек. Моның бер генә юлы бар – бу коралны җитештерүдә катнашкан кешеләр ярдәме белән.

Берничә ел элек шундый белгечләрдән торган А.К. Хан исемле бер төркемнең Иран һәм Төньяк Кореяга атом матдәләрен тапшыру турында сөйләшүләр алып барганы ачыкланган иде. Джонс фикеренчә, андый ихтималны бүген дә кире кагып булмый.

XS
SM
MD
LG