Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:27

Татарстан президенты карары белән быел чыгарма буларак Габдулла Тукай исемендәге 4 дәүләт бүләге биреләчәк. Лауреатлар арасында татар гына түгел, рус иҗатчылары да бар.

Дәүләт бүләкләренең икесен аерым шәхесләр казанды, калган икесен иҗади коллективлар алачак.
Бүген шушы дәрәҗәле премияне бирү турында президент карары басылып чыкты.

Анда әйтелгәнчә, Тукай бүләге шагыйрь Зиннур Мансуровка “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” исемле шигырь һәм поэмалар җыентыгы һәм “Күңелдә фидаи яшәсә” исемле китабы өчен бирелә.

“Телсез күке” әсәре өчен Камал театрының иҗади төркеменә дә Тукай бүләге тапшырыла. Бу әсәрне куюга керткән өлеше өчен пьесаның авторы Зөлфәт Хәким, рәссам Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсанов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин бүләкләнә.

Шулай ук, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген “Вишневый сад” әсәре өчен Качалов исемендәге рус драма театры вәкилләре алачак. Тукай буләге әсәрдә төп рольләрне башкарган артистлар Светлана Романова һәм Геннадий Прытковка бирелә.

Дәүләт бүләге шулай ук “Сөембикә-ханбикә”, “Евразия һәм кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Итил башында”, “Ватан турында уйлану” әсәрләре өчен рәссам Камил Муллашевка тапшырыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG