Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда “дуңгыз гриппы”на каршы чаралар күрелә


Дөнья буйлап “дуңгыз гриппы”ның таралуын булдырмас өчен чаралар күрелә. Бүгеннән башлап Русиягә Мексикадан, АКШның кайбер штатларыннан һәм Кариб диңгезе илләреннән дуңгыз итен кертү тыелды.

Русиядә бу гриппның таралуына каршы көрәшүче хөкүмәт комиссиясе оештырылды.

Бу авыру Мексика һәм АКШта тарала башлаган иде, АКШта үлүчеләр юк, 11 кеше авырып киткән. Мексикада кимендә 81 кеше үлгән.
Яңа Зеландиядә, Кариб диңгезеннән кайткан 20 кешенең авырып китү ихтималы турында хәбәрләр бар.

Еврокомиссия Европа илләрендә дуңгыз гриппын йөктору очраклары әлегә юк, дип белдерде. Кисәтү чаралары күрелә.
XS
SM
MD
LG