Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күзәтүчеләр Сочидагы сайлауларда канун бозулар турында белдерде


Хокук яклаучылар Сочидагы шәһәр башлыгы сайлауларында кайбер канун бозуларны теркәде.

Сайлауларда бәйсез күзәтүчеләр булып эшләүче “Голос” берләшмәсе вәкиле Григорий Мельконьянц әйткәнчә, кайбер сайлау урыннары вакытында ачылмаган, бюллетеньнәрне тутыру үрнәкләре эленмәгән булган, берничә урынга күзәтүчеләрне кертмәгәннәр.

Элегрәк кайбер җитешсезлекләр турында оппозициядәге нәмзәт Борис Немцовның сайлау штабы хәбәр иткән иде. Аның вәкиле әйткәнчә, нәмзәт җибәргән күзәтүчеләрне тавыш бирү урыннарына кертергә теләмәгәннәр.

Сочи шәһәр башлыгы урынына 6 нәмзәт дәгъвә итә, алар арасында "Бердәм Русия", "Коммунистлар фиркасе", "Солидарность" хәрәкәте, "ЛДПР" вәкилләре һәм тагын 2 бәйсез нәмзәт бар.
XS
SM
MD
LG