Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина, Беларус һәм Русиядә Чернобыль һәлакатен искә алалар


26 апрель көнне Украина, Беларус һәм Русиядә Чернобыль һәлакатен исә алу чаралары үтте. 23 ел элек Чернобыль Атом Электр Станциясендә булган каза аркасында, Европаның бер дистә илендә 145 мең квадрат километр җир радиация белән агуланган иде. Кимендә 5 миллион кеше зыян күрде.

Бу датага багышлап Минскидагы оппозиция, хөкүмәтнең яңа атом станциясен һәм химик корылышны төзү планнарына каршылык белдереп урам җыенын үткәрде.

Киевта Украина президенты Виктор Юшенко “Чернобыль каһарманнарына” һәйкәленә чәчәк салды. Мәскәүдә Митински зиратында каза нәтиҗәләреннән арындыру вакытында һәлак булган кешеләрне искә алу чарасы узды.
XS
SM
MD
LG