Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

Казанда туган тел көненә багышланган чаралар дәвам итә


“Үзебез” яшләр хәрәкәте һәм Татар яшьләр форумы Казан үзәгендә “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесенә йомгак ясалды, концерт үткәрелде. Элегрәк Ирек мәйданында Шигърият бәйрәме үтте.

Анда Казанга килгән Шанхай хезмәттәшлек оешмасы министрлары да катнашты. Аларның вәкилчелеген Русия мәдәният министры Александр Авдеев җитәкли иде.

Бәйрәмдә чыгыш ясаганда Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, Габдулла Тукай татар мәдәниятенең билгесе, татарлар илчесе булып кала, аның шигърияте ярдәмендә безне дөньяда беләләр, диде.

Русия мәдәният министры Александр Авдеев, Тукай шәхесе Татарстан һәм Русия белән бәйле, аның шигырьләре татар халкы һәм Русиянең күпмилләтле халкы өчен эталон булып санала, дип белдерде.

Шигърият бәйрәмендә гадәттәгечә Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирү турындагы президент карары да игълан ителде. Быел чыгарма буларак 4 дәүләт бүләге бирелә.

XS
SM
MD
LG