Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:18

Татар теленең киләчәге мәхкәмәләрдә хәл ителгәндә, туган телне олылау сүзләре рәсми чараларда да, яшьләр җыенында да яңгырады.

26 апрельдә Казанның төрле урыннарында Тукайның туган көненә багышлап бәйрәм чаралары узды.

Казан үзәгендә "Үзебез" хәрәкәте шәһәр яшьләре өчен заманча бәйрәм чарасын уздырды. Анда “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә йомгак ясалды, заманча башкаручыларның концерты үтте.

“Үзебез” яшьләр хәрәкәте вәкиле Римма Бикмөхәммәтованың әйтүенчә, “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында яшьләр татар телен кулланган оешмалар рейтингын төзегән, икенче дәүләт теле белән хисаплашмаган оешмаларның кара исемлеген булдырган.

Шулай ук, бүгенге бәйрәм чарасы барышында Бауман урамында татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү өчен имза җыю оештырылды. Бу таләпне яклап ике меңгә якын кеше кул куйды, ди оештыручылар.

Шулай ук "Мин татарча сөйләшәм" чарасы татарлар яшәгән башка төбәкләрдә үткәрелергә тиеш иде. "Дөнья татар теленнән шартлаячак" дип вәгъдә итте үзләренең интернет сәхифәләрендә "Үзебез" хәрәкәте вәкилләре.

Яшьләр чарасыннан тыш, Казанда елдагыча Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме үткәрелде. Татар шагыйрьләрен тыңларга 3 меңләп кеше җыелды, дип хәбәр ителә.

Бәйрәмдә Казанга килгән Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъза һәм күзәтүче илләрдән мәдәният министрлары, башка җитәкчеләр дә катнашты. Аларның вәкилчелеген Русия мәдәният министры Александр Авдеев җитәкләде.

Бәйрәмдә чыгыш ясаганда Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева, Габдулла Тукай татар мәдәниятенең билгесе, татарлар илчесе булып кала, аның шигърияте ярдәмендә безне дөньяда беләләр, диде.

Русия мәдәният министры Александр Авдеев, Тукай шәхесе Татарстан һәм Русия белән бәйле, аның шигырьләре татар халкы һәм Русиянең күпмилләтле халкы өчен эталон булып санала, дип белдерде.

Шигърият бәйрәмендә гадәттәгечә Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирү турындагы президент карары да игълан ителде.

Быел чыгарма буларак Габдулла Тукай исемендәге 4 дәүләт бүләге бирелә. Аларның икесен аерым шәхесләр алачак, калганнары коллективларга тапшырыла.

Президент карарында әйтелгәнчә, Тукай бүләге шагыйрь Зиннур Мансуровка “Җәрәхәтле йөрәк җылырак” исемле шигырь һәм поэмалар җыентыгы һәм “Күңелдә фидаи яшәсә” исемле китабы өчен бирелде.

“Телсез күке” әсәре өчен Камал театрының иҗади төркеменә дә Тукай бүләге тапшырылды. Бу әсәрне куюга керткән өлеше өчен пьесаның авторы Зөлфәт Хәким, рәссам Сергей Скоморохов, композитор Рим Хасәнов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин бүләкләнә.

Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген “Вишневый сад” әсәре өчен Качалов исемендәге рус драма театры вәкилләре алды. Алар - әсәрдә төп рольләрне башкарган артистлар Светлана Романова һәм Геннадий Прытков.

Дәүләт бүләге шулай ук “Сөембикә-ханбикә”, “Евразия һәм кыпчак кызы”, “Сабантуй”, “Итил башында”, “Ватан турында уйлану” әсәрләре өчен рәссам Камил Муллашевка бирелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG