Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Матбугат солтаны" белән хушлашу


Шәех Зәбиров "Азатлык"ның Казан студиясендә
Шәех Зәбиров "Азатлык"ның Казан студиясендә

Татар журналистлары арасында "Матбугат солтаны" дип исем йөртүче Шәех Зәбиров вафат.

Аның белән хушлашу дүшәмбе көнне Казан янындагы Гәбиш бистәсендәге йортында узачак. Гәбиш зиратында ул җиргә иңдереләчәк. Бу турыда тол калган гомер юлдашы һәм иҗатташы Фәния Хуҗәхмәт хәбәр итте.

Шәех Зәбиров "Татарстан яшьләре" газетасында мөхәррир булып эшләгән кеше. Ул шулай ук "Шәһри Казан", "Мәдәни Җомга" кебек газеталарын булдыруда катнашучыларның берсе.

Соңгы дистә елда исә ул татарча Мөселман календарен чыгаручы буларак билгеле. Әйтергә кирәк, бу календарь халык арасында иң күп таралучы татарча басмаларның берсе булып тора.

Шәех Зәбиров гадәти булмаган авылда туып үскән. Лениногорск районының Сары Биккол авылыннан (Әби авылы) татарлар кайчандыр Төркиягә дин иреген эзләп киткәннәр. Алар бүген Искешәһәр ягында яши. Зәбиров та үзен дә шул якташларының көрәшче рухын һәм мәгърифәтче асылын үзендә сизүен сөйли иде. Шәех Зәбиров 1947 елда татар үсмерләре белән бергә шул авылда Сталинга каршы баш күтәрүдә дә катнашкан.
XS
SM
MD
LG