Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара бәйгедә татар-мөселман күлмәкләре тәкъдим ителәчәк


Мөселман киемнәрен тегүче дизайнерларга бер таләп куела: алар милли гореф-гадәтләрне истә тотарга тиеш. Бәйге июнь аенда узачак.

Татарстан мөслимләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әйтүенчә, модельер-дизайнерларның киемнәре инде тиздән әзер булачак. Дизайнерлар арасындагы халыкара бәйге март аенда узарга тиеш булса да, ул кичектерелгән.

“Дизайнерларның киемнәре без куйган таләпләргә туры килмәде. Шуңа бәйге тоткарланды. Чөнки без киемнең мөселман булуыннан тыш, татар традицияләренә туры килүен максат итеп куйдык”, ди Җиһаншина.

Ул татар милли күлмәкләренең музейда гына саклануына борчылу белдерә. Һәм аны көнкүрешкә чыгарырга кирәк дигән фикерен җиткерә.

“Шушы рәвешле без үзебезнең татар костюмнарын дөнья күләмендә танытырга тиеш”, ди Җиһаншина.

Чөнки әлеге бәйгедә Русиядән тыш, Төркия, Мисыр дизайнерлары да катнаша. Әмма алар Татарстанга үз мохитендәге киемнәрне алып киләчәк.

Бәйгене Казанның Пирамида яки Корстон үзәкләрендә уздыру күздә тотыла. Беренче чиратта дизайнерлар “Эшлекле костюм”номинациясендә көч сынашачак.

“Бу киемнәрне урамда да, эштә дә, төрле очрашуларга да киярлек булырга тиеш. Бәйрәмнәр өчен бәйге кысаларында, аерым костюмнар тәкъдим ителәчәк”, ди Җиһаншина.
XS
SM
MD
LG