Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ефәк юлы күргәзмәдә


Кыргызларның ефәк һәм киез эшләнмәләре
Кыргызларның ефәк һәм киез эшләнмәләре

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы мәдәният министрлары Казанда кул эшләре сәнгате күргәзмәсен ачты.

Бу күргәзмәгә килеп кергәннәр Татарстан да Шанхай хезмәттәшлек оешмасының тулы хокуклы әгъзасы дип уйларга мөмкин. Беренче зал нәкъ республиканың гамәли сәнгатенә багышланган. Аннан соң гына Русия, Кытай, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстаннан килгән кул эшләре белән танышырга мөмкин.

“Ефәк юлы дигән тәсбихның торгызыла алу мөмкинчелеге гаҗәпләндерде һәм куандырды. Без шушы Ефәк юлына тезелеп Ханбалыктан, Болгар аша Урта диңгезгә кадәр бара торган булганбыз.

Шушы юл буйлап ефәк килгән, чәй килгән. Төрле хикмәт тә килгән. Шушы юл уңаенда яңа цивилизацияләр, шәһәрләр туган. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы - бу гаҗәп әйбернең моделе. Без бит кан-кардәшләр, тарихи бер мохит һәм бер дөнья.

Тарихта йөз еллар дәверне бер милләт тотып торган, аннан икенче гасырда икенче бер этник берәмлек калкып чыккан. Шулай итеп, без Кытайдан алып Урал тауларына кадәр һәм аннан соң Госманлык һәм гарәп җирләрен – Ефәк юлы аша бөтен кыйтганы бәйләп торганбыз. Менә шушы әйбер хәзер күргәзмә булып килеп басты”, ди әлеге күргәзмәдә Татарстан өлешен әзерләүчеләрнең берсе, сәнгать белгече Розалина Шаһиева. Күргәзмә төрле илләрнең яшь талантлары эшләрен яктырта.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлива әйтүенчә, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең иҗаты Казанда беренче тапкыр гына түгел.

“Без шушы ук күргәзмәләр залында чын “Балалар әкият ясый” дигән проектны кабул иткән идек. Ул вакытта Шанхай хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең балалары үзләренең рәсемнәрен генә түгел, ә иҗатларын да алып килгән иде. Монда гаҗәеп очрашулар, остаханәләр үтте”, диде Зилә Вәлиева.
Татарларның каюлы күн эшләнмәләре


Мәдәният министры сүзләренчә, монда 130-дан артык останың 500-гә якын эше куелган. “Һәм шулар арасында татарларның гамәли сәнгате булуга без бик горурланабыз”, ди Вәлиева.



“Мин татарларда тарихтан килә торган башлангычның саклануын күреп шатландым. Менә карагыз әле, монда милли киемнәр дә, күннән чигеп эшләнгән каюлы читекләр дә, бисер белән чигү дә, кыйммәтле металл – көмештән эшләнмәләр дә бар”, диде Кыргызстан мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы вәкиле Владимир Есин.

Русия мәдәният министры Александр Авдеев сүзләренчә, бу күргәзмә берләштерә һәм аның Казанның тарихи урыны - Кирмәндә оештырылуы да зур әһәмияткә ия.

“Мин һәрберегезгә дә бик игътибар белән күргәзмә белән танышырга, һәр экспонатка сокланырга тәкъдим итәм. Алар аша татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга, Татарстан тарихының безнең ил белән бәйләнешләрен күрергә мөмкин”, диде Авдеев.

“Татар йорты күп төрле һәм иманлы, чөнки анда шамаилләр бар. Динле булса да бизәкле һәм гүзәл. Бу сәнгатьнең төбендә һөнәрчелек ятканга дөньяви да ул. Нигезендә янәшәдәге материалларны - күнне эшкәртү, алтын белән чигү, кием-салым ясау, өеңне бизәү ята.

Русия йортында киңлек. Анда дымка, матрешка, агачтан ясалган уенчыклар белән беррәттән экологик яктан саф материаллардан эшләнгән келәмнәре шаккатырды.

Кытай залында хикмәт һәм әкият. Анда Шау-шань тавы минераларыннан ясалган әйберләр бик кызык. Кытайлар төрле материалларда гравюралар эшләгән. Таш һәм рәсем хикмәте сискәндерде.

Таҗикстаннан килгән рәсем
Кыргыз салында киезне авангард рәвешендә эшкәрткәннәр. Анда киез һәм күн, чөнки алар кәчәбә халыклар. Алар үзләренең әсәрләрендә кәчәбәлекләрен романтикларча сурәтлиләр.
Таҗикларда шигърият. Аларның әйберләре шундый ялкынлы, төсләре куе, контрастлы. Һәрбер әсәрләре шигырь газәмнәре кебек бара.

Казакълар – көчле. Урбанизм сизелә. Әле генә Астаналарын төзеделәр бит. Борынгылыкны кайтару да саклана. Шулай ук балбаллар да күрергә була.

Бу күргәзмә үзенә күрә бер яңарыш. Элекке багланышларны яңа дәрәҗәдә күтәреп җибәрү дә булып тора”, ди әлеге күргәзмә турында Розалина Шаһиева.
XS
SM
MD
LG