Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Тукай көнендә татарча сөйләште


“Үзебез” хәрәкәтенә “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырырга Татар конгрессыннан кала башка дәүләт оешмалары ярдәм итә алмаган.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе 26 апрельдә көндезге сәгать бердә Бауман урамында башланды. Әлеге чара, Тукайның 123 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил театры янында үткәрелгән, шигырь бәйрәме белән бервакытта башланды.

Акцияне оештыручыларның берсе Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, башка еллардан аермалы буларак, быел “Мин татарча сөйләшәм!”не оештырырга Татар конгрессы гына ярдәм иткән. Милли чара өчен бюджеттан акча бүлеп бирелгән, әлегә тоткарлана гына икән. Акча Мәгариф министрылыгына, ТНВ каналына июль-декабрь айларында гына күчерелер дип көтелә.


“Мин татарча сөйләшәм!” чарасын оештырырга редакцияләр, шәхси затлар ярдәм иткән. Казан мэриясе әлеге эшкә теләктәшлек белдерсә дә, бары тик җыенны уздырыр өчен урын һәм Бауман урамында реклам кәгазьләре элеп куюны гына башкара алган. Ә Мәгариф министрлыгы исә акциядә җиңүче дип табылган балаларга бүләкләр бирергә дә мөмкинлек таба алмаган. Мәктәп укучыларына бүләкләрне “Үзебез” хәрәкәтенә табарга туры килгән.

“Мин татарча сөйләшәм!” иҗтимагый оешма, гади кешеләр тарафыннан оештырыла. Мондый чараны хакимият үз канаты астына алса, ул, киресенчә, югарырак дәрәҗәдә уздырылган булыр иде. Әмма безнең хәрәкәтнең дәвамы бар. Марилар, башкортлар үзләрендә әлеге хәрәкәтне башлап җибәрде. Киләсе елга бәлки башка урыс булмаган халыклар да кушылыр әле”, ди Римма Бикмөхәммәтова.

Әмма ничек кенә булмасын, 26 апрель көнне Бауман урамында татарча җырлар, шигырьләр яңгырады. Исмаил, “Алканат”, “Иттифакъ”, “Хат” төркемнәре татар яшьләренә заманча җырлар башкарды. Театр училищесы студентлары Тукайның шигырьләрен дә ирештерде.

Чараны алып баручылар татар яшьләренә: “Без урыс та, инглиз дә түгел, шуңа күрә, әйдәгез, татарча гына сөйләшик!”, дигән өндәмәләр белән чыкты.
Бауман урамына җыелган халык
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында татар журналистлары Татарстанда ике дәүләт телен санга сукмаган оешмаларга хатлар язды, шалтыратулар булды. Татар телен урыс теле белән тигез кулланган “Cahs & Carry”, “Вамин”, “Атабай суы” оешмалары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Болар башкалар өчен үрнәк булырлык җитештерүчеләр һәм сәүдә үзәкләре. Чөнки алар мәгълүматны ике телдә бирә, татарча сөйләшәләр. Этикеткаларында мәгълүмат ике телдә бирелә”, ди Бикмөхәммәтова.



Татар телен санга сукмаучылар өчен кара исемлек тә төзелгән. Исемлекне барлау һәрдаим дәвам итәчәк.

“Моның нәтиҗәләре Министлар кабинетына, Юстиция министрлыгына, Прокуратурага тапшырылачак. Минемчә, җитештерүчеләр татар теленә кулланучыларның игътибары барлыгын аңларга тиеш. Әгәр дә алар моны аңлап эшләсә, безгә дә, аларга да отышлы булыр иде”, ди Римма Бикмөхәммәтова.

Кара исемлеккә керүче оешмалар, сәүдә үзәкләре шактый. Шулар арасында “Эдельвейс” кибетләре, Казан ит комбинаты һәм башкалар бар.


“Башкортстаннан китерелгән казылыкларга башкортча һәм урысча язылган. Ә бездә ул юк. Ни өчен? Әгәр татарча да язсалар, күңелле булыр иде”, диде Римма Бикмөхәммәтова.

Бауман урамында узган җыенда татар телле матбугат чаралары “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә бүләкләр дә тапшырды. Шундыйлар арасында “Безнең гәҗит”, “Азатлык” радиосы да бар иде. “Азатлык” радиосы татар теленең сафлыгын саклаучы татар журналистына махсус бүләк тапшырырга вәгъдә иткән иде. Бәллүр вазаны радионың Казан бүлеге мөдире Римзил Вәли “Ирек мәйданы” газеты журналисты Римма Бикмөхәммәтовага тапшырды.

"Азатлык"тан Римма Бикмөхәммәтовага бәллүр ваза тапшырылды
Шигырь бәйрәме белән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең бер вакытта уздырылуы күпләрдә кәнәгатьсезлек тудырды. Бу татар халкының таркаулыгын күрсәтә, ди яшь шагыйрь Рифат Сәлах.

“Татар халкы болай таркау булырга тиеш түгел иде. Чөнки яшьләр белән картларның аерылуы буыннан чылбырының югалуын күрсәтә. Әлеге чараларны төрле көннәрдә Тукайның атналыгы итеп уздырырга кирәк”, ди ул.

Татар Яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин сүзләренчә, шигырь бәйрәмен яшьләрне җәлеп итәрлек итеп уздырырга кирәк.
Ә Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов исә, Тукай ул киң, бөтен халыкны бер мәйданга җыеп булмый. Бөтен урамнарда да узсын, дип әйтә.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе һәм шигырь бәйрәме дә бер-бер артлы Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG