Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия премьеры Әфганстанга килде


Британия премьер-министры Гордон Браун Әфганстанга булган сәфәре вакытында төбәктә экстремизмга каршы көрәштә яңа стратегия кирәк, дип белдерде.

Кабулда Әфганстан президенты Хәмид Карзаи белән очрашуда Браун, Әфганстан белән Пакстан чиге буендагы төбәкләргә "террор пешкән казанга" игътибарны арттырырга кирәк, диде.

Алдан хәбәр итмәгән сәфәре кысаларында Браун шулай ук көньякта Һилманд вилаятендә британ хәрбиләре хезмәт иткән хәрби базага барды. Кабулдан Британия премьер-министры Пакстан җитәкчелеге белән очрашыр өчен Исламабадка юл тота.
XS
SM
MD
LG