Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай көннәре зурлап билгеләнмәде


Дөрес, шәһәр һәм районнарда мәктәпләрдә Тукай көннәре узды. Республиканың башкаласы Уфада быел да мәдәният сарайларыда ул зурлап билгеләнмәде.

Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе узган ел Тукай бәйрәмен башкаланың 84-нче санлы гимназиясендә уздырган иде. Быел ул 65-нче санлы татар гимназиясендә узды. Анда язучылар Рәшит Сабитов, Радик Хәкимҗан, Рәдиф Тимершин, Хәсән Назар Һәм Илдус Фазлетдиновлар катнашты.

Очрашуда иң фәһемле чыгышларның берсен яшь галим һәм шагыйрь Илдус Фазлетдинов ясады. Ул Тукайның ни өчен татар халкының символына әйләнүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул иң башта Тукайның халыкчанлыгына бәйле.

Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы “Дуслык йорты”нда Тукай көннәре уздырды. Шулай ук Казанга Тукай көннәренә ике сәфәр оештырылды.
XS
SM
MD
LG