Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган тел Ирек мәйданында яңгырый


Тукай һәйкәле янына шигърият сөючеләр җыелды
Тукай һәйкәле янына шигърият сөючеләр җыелды

Быел Туган тел көне һәм шигърият бәйрәме гадәттәгедән мәртәбәлерәк итеп, зур кунаклар катнашлыгында оештырылды.

Казанның Ирек мәйданына, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршына шигърият сөючеләр, милләткә битараф булмаган шәхеслә - төрле һөнәр, төрле төбәк вәкилләре җыелды.

Шушы көннәрдә Казанда тагын бер мәдәни чара үтә - Шанхай хезмәттәшлек оешмасына кергән илләрнең мәдәният министрлары үзләренең алтынчы күчмә киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмәдә катнашучылар шигърият бәйрәменең дә мәртәбәле кунаклары булды. Русия, Кытай, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Һиндстан, Монголиядән килгән мәдәният министрлыклары җитәкчеләре шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салып, бәйрәмгә килгән казанлыларга сәламнәрен җиткерде.

Ел саен Габдулла Тукай туган көнендә Татарстанда мәдәният, әдәбият һәм сәнгать үсешенә өлеш керткән күренекле затларга республиканың иң дәрәҗәле премиясен – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген тапшыралар. 2009 елның лауреатларын билгеләү турындагы Татарстан Президенты фәрманын, лауреатлар исемлеген бәйрәмдә Татарстан премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева игълан итте.

Тукай премиясенә "Җәрәхәтле йөрәк җылырак" шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2003 ел) һәм "Күңелдә фидаи яшәсә" китабы өчен ("Мәгариф" нәшрияты, 2006 ел) шагыйрь Зиннур Мансуров, "Сөембикә-ханбикә", "Евразия яки Кыпчак кызы", "Сабантуй", "Ватан турында уйланулар", "Итил башлангычында" циклы өчен һәм "Ханбикә Сөембикә" скульптурасы проекты эскизы өчен рәссам Камил Муллашев, "Телсез күке" театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме - язучы-драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин, классик рус драматургиясе өлкәсендә А.Чехов пьесасы буенча "Вишневый сад" спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеме - Светлана Романова (Славутская) һәм Геннадий Прытков лаек булган.

Зилә Вәлиева Тукай премиясе лауреатларын котлап, бәйрәмгә җыелучыларга мөһим хәбәр дә җиткерде.

“Бүгеннән интернетта Габдулла Тукайның тәүге рәсми порталы эшли башлады. Бөек шагыйребез иҗатын һәм шәхесен танытуда бу - заманча чара, аны нәтиҗәле эшләтү һәм мәгълүмат белән баету безнең барыбызның да уртак бурычыбыз. Шушы эшкә хөрмәтле галимнәребез, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләрен, яшьләрне дә чакырабыз”, диде хөкүмәт башлыгы урынбасары.

Ул соңгы елларда татар яшьләренең актив иҗтимагый тормыш белән яшәүләрен ассызыклады. “Үзебез” хәрәкәте тирәсендә берләшкән татар яшьләре даими рәвештә “Без татарча сөйләшәбез” акциясен, ана телебезне, татар мәдәниятен танытуга өлеш кертә торган күп төрле чаралар оештырып тора”, диде ул.

Русия мәдәният министры Александр Авдеев та чыгыш ясады “Тукай ул – Россия мәдәниятенең бриллиант ташы, аны төрки халыклар гына түгел, бөтен дөнья белә һәм олылый. Кыска гына гомере эчендә шагыйрь кешелеккә зур иҗади мирас калдырып киткән”, диде федераль министр.
Камал театры каршындагы мәйдан


Быелгы лауреатлар да хис-кичерешләре белән уртаклашты. Бәйрәмдә шигъри чыгышлар Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башкаруында татар халык җырлары белән үрелеп барды. Равил Фәйзуллин, Газинур Морат, Лена Шагыйрьҗанова, Лилия Газизова, Илсөяр Иксанова, Ркаил Зәйдулла, Әхмәт Рәшит, Илдус Гыйләҗев, Равил Бохараев, Эльмира Шәрифуллина, Алексей Остудин, Рәмис Аймәт кебек танылган шагыйрьләр белән беррәттән, - Йолдыз Миңнуллина, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлах кебек яшь талантларга сүз бирелде.

Гадәттә Тукайның туган көнне үтә торган бу бәйрәмдә иҗатчылар иң җитди һәм милли рухлы әсәрләрен укыйлар. Актуаль сәяси мәсьәләләр буенча кыю белдерүләр дә шул вакытта ясала. Быел тәнкыйтьләү, империячел дәүләт сәясәтен фаш итүче шигарьләр дә яңгырады. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин татарларның чамадан тыш юаш булуларын, туган телне сатарга әзерлек төсмерләрен чагылдырган шигырен укыды. Шулай итеп, хәзер дәүләткә, хакимияткә якын әдәбиятчылар да Русиянең тел сәясәтен, милли кыйбласын фаш итәләр.

Татар иҗтимагый үзәгенең плакатларында Татарстанга һәм татар теленә тискәре мөнәсәбәт белән канәгатьсезлек чагыла. Мортаза Рәхимов дистәләгән башкорт гимназиясе ачканда, Татарстанда татар гимназияләре кыскар,а дип Миңтимер Шәймиевкә тел тидергән язма тотучылар да бар иде мәйданда.

Гомумән әйткәндә, шигъри митинг башка елларга караганда, тантаналырак, күмәгәрәк итеп үткәрелде. Ә канәгатьсезлекккә килгәндә, демократик җәмгыятьтә хакимиятне тәнкыйтьләү, теләк белдерү гадәти күренеш. Һәрхәлдә Татарстанда моңа беркем дә гаҗәпләнми.

Мәйданда шигырь бәйрәмендә Шанхай оешмасының утырышына килгән министрлар бер сәгатьләп торганнан соң, Татарстан мәдәният министрлыгына киттеләр. Анда алар иҗади интеллигенция, яшьләр белән очрашты. Мондый сөйләшүләрнең эчтәлеген тасвирларга киләчәктә җай чыгар. Шулай да Кытай халык республикасының мәдәният министры Цай Уның бер фикере искә алмый мөмкин түгел. “Сезнең бәйрәмегез һәм сезне борчыган тел мәсьәләсе безгә бик яхшы таныш”, диде ул. 1.5 миллиард халыклы Кытай дәүләтендә дә шушы илнең төп халкының теле дә глобализация корбаны булырга мөмкин икән.

Туган телне һәркайда сакларга омтылалар. Дәүләтләр никадәр тырышса да, халык үзе, укытучылар, ана телен яш буынга тапшыручылар төп каһарман булып калалар. Русиянең мәдәният министры Алексей Авдеев тел һәм мәдәниятның гражданлык җәмгыятенең нигезе булуы турында әйтте. Шушы хак сүзләрне дәүләт эшләрендә ничек исәпкә алралар икән, бәйрәмнәрдә рәсми затлар бу турыда берни әйтми.

Ә кичен Камал театры каршында зур милли концерт булды. Чыннан да туган тел көне ана теленең кадерен аңлаучылар, аны хөрмәт итүчеләр очен зур бәйрәм буларак үтте. Милли үзаңны тәрбияләү, телне ярату кебек катлаулы мөһим эшләр көн саен һәр кайда алып барылса, хәлләр яхшы якка үзгәрер иде.
XS
SM
MD
LG