Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яхшы милиционер да кеше үтергәч


Денис Евсюков
Денис Евсюков

Чит илләрдә милициягә эшкә урнашу өчен шактый сынаулар узарга кирәк булса, Русиядә бу хезмәткә башка җирдә эш таба алмаганнар килә. Өч кешене үтергән Денис Евсюковны җитәкчелек яхшы хезмәткәр буларак тасвирлый.

Мәскәүнең милиция майоры Евсюков төнге сәгать бердә эштән кайтканда машина йөртүче белән ачуланышып китеп аны атып үтерә, моннан соң “Остров” супермаркетына килеп ут ача. Нәтиҗәдә 3 кеше үлә һәм 6сы төрле җәрәхәтләр ала.

Җитәкчелек моны 32 яшьлек Евсюковның гаиләдә булган проблемалары сәбәпле килеп чыккан хәл дип аңлатырга тырыша. Имеш соңгы вакытта аның хатыны белән мөнәсәбәтләре киеренке булган. Мәскәү милиция бүлеге җитәкчесе Владимир Пронин сүзләренчә, ул яхшы хезмәткәр саналган һәм бу бары аның психикасы какшау белән генә бәйле.

Ләкин милиция өлкәсендә бу беренче очрак түгел. Әле күптән түгел генә Казанда да эчке эшләр министрлыгының 2нче оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Вахитов ялгыш коралдан атып үзенең улын яралаган иде. Аны үтердем дип уйлап милиционер соңыннан үзенә атты. Бу хәл турында төрле имеш-мимешләр йөрсә дә, аны тиз генә “йомдылар”. Мөгаен Евсюков белән дә шулайрак булыр.

Хәзер ул бер ай дәвамында психологик тикшерү узачак. Әгәр ул бу җинаятьләрне аңлы килеш эшләве ачыкланса, ул төрмәгә утыртылырга тиеш.

Киләчәктә Мәскәү милиционерларының барысын да психологик тикшерү уздыру күздә тотыла. Шулай ук эчке эшләр идәрәсендә хисапта булмаган коралларны да тикшерү башланыр дип көтелә. Чөнки Евсюков та 9 ел эзләнүдә саналган коралдан аткан, ди тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин. Аңа бу коралның кайдан килеп эләгүе дә сәер хәл.

Милиция өлкәсендәге башбаштаклыкны һәркем үзенчә аңлатырга тырыша. Берәүләр хезмәт хакының аз, ә эшләү шартларының авыр булудан күрсә, икенчеләре милиция хезмәткәре җаваплылыкка тартылмаячагын аңлап шулай “кылана” дигән фикердә тора.

Казанда эшләүче яшь милиционер Илнар исә барлык проблемалар хезмәт хакының аз булуыннан килә дип саный.

“Торак белән тәэмин итмиләр. Эшләгән хезмәт хакының яртысы торак яллауга китә. Эштә дә стресс күп, чөнки төрле кешеләрне алып киләләр. Алар белән эшләү өчен сабырлык кирәк. Ә барлык милиционерлар андый түгел. Шуңа милиционерлар бераз терткәләп тә алалардыр, бу кыйнау дип аталмый, ә физик көч куллану булып тора. Ул кануни санала”, ди Илнар.

Чыннан да милицияләрнең еш кына үзләренә файдалы булган мәгълүматны алу өчен кешеләрне кыйнау, җәзалау турында әйтелә. Исерекләр исә айныткычка кертеп ябылгач, акчалары юкка чыкканлыгыннан зарлана.
XS
SM
MD
LG