Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья "дуңгыз гриппына" каршы чаралар күрә


Дөнья буйлап рәсмиләр яңа төр дуңгыз гриппына каршы чаралар күргәндә, вирус беренче булып Мексика җирендә табылды. Әлеге чирдән 100-дән артык кеше үлде.

Көньяк Америкадан таралган, Европа һәм Австралиядә дә эзе күренгәләгән H1N1 вирусы кешедән кешегә күчә. Бу авыру дуңгыз, кеше һәм кош вирусыннан барлыкка килгән дип исәпләнә. Ул кешедән-кешегә төчкерү, ютәл һәм кул кысу белән эләгергә мөмкин. Дөнья сәламәтлек оешмасы чирнең дуңгыз ите белән йолыгу ихтималы юк, ди.


Мексикадан кала Канада һәм АКШ кебек илләрдә 1600-дән артык кешенең бу вирусны эләктергән. Ләкин бу кешеләрнең күпчелегенең савыгуы хәбәр ителә. Мексика рәсмиләре, чирнең гадәттә "25-40" яшьлек кешеләрдә күренүенә игътибар юнәлтә.

Дуңгыз гриппы гадәти грипп чирен хәтерләтә. Кешенең кинәт тән температурасы арта, тамагы авырта, йөткерә башлый. Моннан кала, кешеләрдә эч китү һәм косу очраклары арта.

Вируска каршы махсус дару юк

Дуңгыз гриппына каршы махсус дару юк, шулай да дәвалауда гадәти грипп дарулары кулланыла.

Мексикада дуңгыз гриппыннан үлгәннәр саны артканда, дөнья рәсмиләре вируска каршы җитди чаралар күрә башлады.

Бу атнада Европа Берлеге сәламәтлек саклау министрлары чираттан тыш утырышка җыела.

Мексика президенты вәсвәсәгә бирелмәскә чакыра


Мексикада үлүчеләр саны артканда, ил президенты Фәлип Калдерон ясаган белдерүендә: "Бу чыннан да җитди чир, ләкин аны дәвалап булла. Бигрәк тә бу турыда вакытында чаралар күрелсә. Мексикада һәртөрле чир белән көрәшерлек сәламәтлек әсбаблары җитә. Шунысы мөһим, бу чиргә каршы дарулар бар һәм бу чир дәвалана ала", дип әйтте.

Асылда, белгечләр алдан ук кош яисә дуңгыз гриппының һава аша кешедән-кешегә күчү мөмкинлеген кисәткәннәр иде. Шул исәптән, бик күп илләр моңа әзер торды.

Европа Берлеге шурасының сәламәтлеккә җаваплы комиссары Андорра Вассилио европалыларны бик кирәк булмаган очракта Мексика һәм АКШ-ка бармаска киңәш итә.

Андорра Вассилио шулай ук Берлек илләре тышкы эшләр министрларына вирус турында мәгълүмат бирде. Берлек илләреннән Испания, илдә вирус очрагының күрелүен белдергән иде. 22 апрельда Мексикадан укуын тәмамлап Испаниягә кайткан 23 яшлек егет, Испаниядә карантинга алыган.

һава аланнарында - карaнтин

Мексика
Кайбер Азия илләре Мексика һәм Америдан кайткан ватандашларын һава аланында ук күзәтә башлады. Аларда чир турында ишарәләр табылса, алар карантинга алынып дәваланачак.

Бу ысулны Британиядәге сәламәтлек белгече доктор Джон МкКаулеу дә хуплап чыкты.

МкКаулеу , "Вируслар бер кешедә башлана, аннан бүтәннәргә күчә һәм замана шартлары аның дөнья буйлап таралуына бик кулай", ди.
XS
SM
MD
LG