Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ата-аналар мәктәптә акча сорауларын сөйләргә курка


Ата-аналар балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә акча сораудан зарлана. Казан хокук яклау үзәгеннән алар үз исемнәрен әйтмәвен үтенә.

Үзәк җитәкчесе Игорь Шолохов әйтүенчә, “кайнар элемтә” телефоны эшли башлаганнан соң барлыгы 20-дән артык ата-ана шалтыраткан.

“Күбрәк мәктәптә акча сораудан зарланалар, әмма балалар бакчасындагы хәлләрне сөйләп тә шалтыратучылар булды”, ди Шолохов.

Билгеле булганча, Казан хокук яклау үзәгендә “кайнар элемтә” телефоны 94нче мәктәптәге хәлдән соң эшли башлады.

Ата-аналарның кайберләре аена - 100 сум, икенчеләре - 200 сум сорауларын әйткән. Шулай ук ел буена дип бер тапкыр күпләп алып куючы мәктәпләр барлыгы да билгеле булган. Балаңны мәктәпкә 1 сыйныфка кертү өчен дә кайбер уку йортларында акча түләргә кирәк икән.

“Һәр җитәкче моны үзенчә хәл итә”, ди Шолохов.

Ләкин шалтыраткан ата-аналар үзләренең исемнәрен әйтмәвен үтенә икән. Алар үз балаларына зыян килүдән курка.

“Мондый башбаштаклык барлык ата-аналарны да шактый туйдырды. Шуңа алар бу проблеманың хәл ителүен тели. Әмма исемнәрен әйтсәләр, балаларын мәктәптән куарлар яки начар билгеләр куя башларлар дип курка”, ди Шолохов.

Хәзер Казан хокук яклау үзәге барлык шикаятьләрне Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнарга карата канунның үтәлешен тикшерүче бүлегендә җиткерергә исәп тота.

“Алар фондлар һәм химаячеләр шурасының акча җыю һәм аны куллану эшләрен тикшерергә тиеш була. Әгәр инде моңа сәбәп бар дигән карар чыгарылса”, диде Шолохов.
XS
SM
MD
LG