Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда "дуңгыз гриппы" тарала


Дөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы "дуңгыз гриппы" таралу куркынычы 4нче дәрәҗәгә җитте, дип белдерде. Чирнең тагын да җәелүе күзәтелсә инде дөнья күләм эпидемия игълан ителәчәк.

"Дуңгыз гриппы" чыккан Мексикада бу чирдән үлүчеләр саны 152 җитте. Чирне йоктырган кешеләр АКШ, Канада, Испания һәм Британиядә теркәлде.

"Дуңгыз гриппы" табылган илләрдән килүчеләрне кайбер һава аланнарында табиплар тикшерә. Сәяхәт чикләүләре аркасында очышлар кимиячәк дигән борчылу туды. Һава юллары ширкәтләре хиссәләре һәм нефть бәясе төште.

Берничә ил Мексика һәм АКШтан дуңгыз ите алуны туктатты.

XS
SM
MD
LG