Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәлиева: Тукайның 125 еллыгы ШОС илләрендә дә узар


Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләренең мәдәният министрлары очрашуында сүз әнә шул хакта да булды. Шулай ук бу чара кысаларында Татарстан хөкүмәте һәм Русиянең мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды.

5 елга исәпләнгән бу килешүдә бигрәк тә “Русиянең мәдәният министрлыгы Русиядә һәм аннан читтә дә татар халкының мәдәниятен үстерү өчен булышлык күрсәтә” дигән юллар игътибарны җәлеп итә.

Моның өчен интеллектуаль, мәдәни һәм рухый-әлакый мирасны саклау чаралары, төбәкне өйрәнү һәм музейлар эшчәнлеген үстерү, татар халкының тарихы турындагы белемнәрне тарату да каралган.

Мәдәният белгечләре шулай ук Татарстандагы театр-тамаша оешмаларының Русиядә һәм чит илләрдә чыгышына булышуны, әһәмияткә ия милли кинопроектларга бәйге нигезендә Русия дәүләте тарафыннан ярдәмне дә уңай бәяләде.

Гомүмән алганда, бу килешү мәдәниятнең бөтен өлкәләрендә дә ике якның да конституциясе, кагыйдәнамәләре һәм уртак шартнамә нигезендә үзара аңлашып хезмәттәшлек турында.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, 2009 елның Сабантуйларын Русия дә финанслаячак.

“Зур сумнар булмаса да, бәйрәм Русия мәдәният министрлыгының чаралар исемлегендә тора. Русия төбәкләрендә Сабантуйлар үткәрү өчен матди ярдәм алачакбыз. Әлегә күп акча булмаса да, чаралар исемлегендә шундый юлның барлыкка килүе үзе зур әһәмияткә ия”, диде Зилә Вәлиева.

Русия мәдәният министры Александр Авдеев Русия һәм Татарстан мәдәниятларының киләчәк язмышлары турында фикер алышуның игътибарга лаек булуын билгеләп үтте. Бу хакта сүз Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы илләре мәдәният рәсмиләренең Казанда очрашуы көннәрендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кабул иткән вакытта булган.

“Без бергә мәдәниятләребез язмышы, үзара хезмәттәшлек һәм аның нәтиҗәсе турында фикер алыштык. Татарстан президентының теләк, киңәш һәм бәясе безнең өчен кадерле һәм алар фикерләүгә лаек”, диде Авдеев.

Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният башлыклары 6 тапкыр очраша инде. Татарстан башкаласындагы киңәшмәдән соң Декларация кабул ителде. Киңәшмә яшьләрне дә мәдәнияткә ныграк тарту мәсьәләләренә багышланган иде.

Шулай ук бу очрашу вакытында “Уртак мәгълүмати хәбәр” дә кабул ителде.

“Мәгълүмат таратуда алар Казанда шагыйребез Тукайның 123 еллыгына багышланган чараларда катнашуны искә ала. Аларның хәбәре хәзер бөтен Шанхай хезмәттәшлеге оешмасы илләренә тарала. Бу Тукай исемен бөтен дөньяга җиткерүнең бер нигезе булып тора дип уйлыйм.

Бу мәсьәлә буенча икенче җыелышка әзерләнәбез. Бу юлы исә, ул хакта аерым министрлыклар белән очрашуда сөйләштек, ул Тукайның 125 еллыгына бөтен ШОС илләре белән әзерләнү.

Кытайда булачак җыелышка тәкъдимнәрне әзерләп җибәрербез дип уйлыйбыз. Максатыбыз – Тукайның китапларын чыгарып, юбилей чараларын анда да үткәрү”, диде Зилә Вәлиева.
XS
SM
MD
LG