Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләренең осталыгы тикшерелә


Русия хәрби көчләрендәге 50 генерал һәм полковник һөнәри осталыгы түбән булу сәбәпле эштән китә, дип белдерде саклану министры урынбасары Николай Панков.

Гаскәрләрнең осталыгын тикшерү чарасын саклану министры Анатолий Сердюков ай башында игълан итте. Хәрби көчләрнең 85% тикшерелгән.

Панков сүзләренә караганда, декабрь аена кадәр хәрби көчләрдән 40 меңләп кеше кыскартылачак. Бу кешеләр яшәргә торак табылганнан соң гына гаскәрдән китәчәк, диде Панков.
XS
SM
MD
LG