Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида да туган тел бәйрәме узды


Шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Омскида да “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырылды.

Узган елдан аерма буларак быел акция ике урында үтте, ә бер атна алдан “Өмет” иҗат студиясендә шөгыльләнүче балалар өчен киңәйтелгән әдәбият дәресе үткәрелде. Анда балаларны Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштырдылар, авыр балачагы турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, “Туган тел” җырын башкардылар.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең берсе шәhәрнең "Яшел утрау" мәдәни-ял комплексында үтте. Аны шәhәр милли-мәдәни мохтарияте яшьләр бүлекчәсе, “Умырзая” ансамбле белән бергәләп оештырган иделәр. Акциянең иганәчесе Омскида күптән түгел оешкан “Татар эшлеклеләре клубы” булды.

"Яшел утрау"да татар теле бәйрәме көндезге сәгать бердә башланып ике сәгать буена дәвам итте. Шәһәр хакимияте вәкиле Елена Колесникова үзенең чыгышында җыелган халыкны сәламләп болай диде:


“Мондый Бөтенрусия акциясенең безнең шәһәрдә дә үткәрелүе бик мөһим, безнең шәһәрдә татар милли-мәдәни мохтрияте кебек үз халкының мәдәниятен, йолаларын тергезүдә күп көч куючы оешма булуы яхшы”, диде.

Чарага җыелган халык "Умырзая" ансамбле яшьләренең җырларын тыңлады, биюләрен карады, карап кына калмыйча үзе дә җырга, биюгә кушылды, уеннарда, Бәйгеләрдә актив катнашты, бәйрәм барган мәйдан ике сәгать буена татар моңнарына чумды.

Бәйрәмнең программсы буенча оештырылган шагыйрьләр бәйгесе дә кызыклы да, мәгънәле дә булды. Бәйгенең шарты буенча “Мин татарча сөйләшәм” дигән сүзләргә кушып шигырь юллары уйлап чыгарырга кирәк иде. Башта бу эшкә күп кенә кеше алынса да, финалга 5-се генә барып җитте.

Мин татарча сөйләшәм,
Сезгә дә мин эндәшәм-
Әй татарлар уяныгыз,
Ата-баба телен сөегез.

Мин татарча сөйләшәм,

Һәммәгезгә мин әйтәм-
Син татар булып туган,
Сөйләш татарча, туган!

Мин татарча сөйләшәм,
Урысча да сөйләшәм.
Татарларга туганым дип,
Дустым, диеп эндәшәм.

Тукайның туган көнен
Матур бәйрәм итәбез без.
Җырлар белән, моңнар белән
Тулсын күңелләребез.

Тагын бер уен – егетләр, кызлар бер-берсенә булган хисләрен татарча белдерергә тиешләр иде. “Йөрәк маем”, “Син матур егет”, “Синең кара күзләрен чишмә кебек дулкынлана” кебек һәм башка сүзләрне әйтә алдылар яшьләр.

Тагын бер бәйге – татар әдипләренең шигырьләрен яттан сөйләү буенча игълан ителгән иде. Әмма шигырьләрне яттан белүчеләр бик күп булмады. Габдулла Тукай, Роберт Миңнуллин, Муса Җәлил шигырьләре укылды. Аларны да өлкәнрәкләр укыды.

Шәһәр мохтарияте үткәргән “Мин татарча сөйләшәм” чарасында бар халыкка акциянең эмблемасы hәм “Татарча-русча сүзлек"ләр таратылды, уеннарда актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

16 сәгатьтә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе "ВЛКСМ-ның 30 еллыгы" исемен йөрткән ял паркында башланды. Шунысы яхшы - туган тел аhәңнәрен тыңларга ике урында да яшьләр күпләп җыелган иде. Татарча белүчеләр араларында күп булмаса да, өйрәнергә омтылучылар арта бара дисәк hич тә ялгыш булмас.

Ял паркында җыелган халыкка өлкә мохторияте 2009 елда нәшер итә башлаган “Татар сүзе” газетасын таратты.

Мондый рәвештә туган тел бәйрәмен үткәрү бик мөһим дигән фикерләр белдерде акциягә килгән яшьләр.
XS
SM
MD
LG